Яңа ел һәм иске Яңа ел бәйрәмнәрендә һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә, һәм без барыбыз да ирексездән әлеге могҗизага ышанабыз - Яңа елны каршылауга эләгәбез. Бәйрәмне "Хәзинә" оешмасының җитәкчесе Гөлсинә ханым ачып иске үткән елга йомгак ясады һәм 2024-че елдагы юбилярларга бүләкләр тапшырды. Аннан соң 2025 -че елга якты өметләр баглап матур бизәлгән чыршы кырына Кыш бабайны, Кар кызын, Убырлы карчыкны чакырды. Чыршы кырындагы сорауларга дөрес явап биргән кунакларны Кыш бабай бәләкләде. Шулай ук Аҗдаһа ел эстафетасын Еланга тапшырды. Кичә бик матур узды. Искиткеч мәгънәле җырлар, шигырьләр яңгырады. Чыршы кырына чыгып гармунчыбыз Кәниф уйнаткан бию көйләренә Хәсидә дустыбыз оча-оча биептә алды. Ильсөяр ханым Беккулова гаҗәеп матур кичәнең йолдызы булды, үзенең җырлары, сүз осталыгы белән барсын да таң калдырды. Өстәл татар милли ризыклары белән тулган иде: төрле бәлешләр, балан пироглары, кош теле, тәмле коймак, пирәмәчләр һәм башкалар... Гөбәдияне яратмаган татар бармы икән? Бу милли ризык мәҗлес табынның иң почетлы урынын алды. Матур бәйрәм табыны изге Коръән сүрәләре белән башланып, догалар белән тамамланды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев