Бу изге кичә – һәр тәкъва бәндә өчен гөнаһлардан азат булу, бәхеткә һәм иминлеккә ирешү кичәсе.
Аллаһү Тәгалә нәкъ менә шул көнне һәр адәмнең язмышын, бер еллык бәхет-сәгадәтләрен билгеләнеп куя.
Бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү киңәш ителә. Беркем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын исеннән чыгарырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә – ул зур өстенлекләрдән мәхрүм кала. Ошбу кичәдә, көндезен ураза тотып, кичен гыйбадәттә үткәрү – бик саваплы гамәл. Чөнки Шәгъбан ае нәфел уразаларны күпләп тота торган ай.
БӘРАӘТ КИЧӘСЕ – мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкауны сорап догалар кылу, мохтаҗларга садәка тарату һәм дә мөэмин-мөселманнар бер-берсе белән кунакка йөрешү өчен яхшы көн. Бу кичәне гыйбадәт кылып, Коръән-Кәримне укып, намазлар кылып, зикерләр әйтеп уздыру бик күркәм гамәлләр.
‼️ Бу көнне кояш баер алдыннан, 40 мәртәбә:
🤲 "СҮБеХӘӘНӘЛЛААҺИ ҮӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘӘҺИ ҮӘ ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ ҮӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРь. ҮӘ ЛӘӘ ХӘҮЛӘ ҮӘ ЛӘӘ КУВҮӘТӘ ИЛЛӘӘ БИЛЛӘӘҺИЛ ГӘЛИЙЙИЛ ГӘЗЫЙИМ” – дип кабатлау һәм 100 тапкыр Расулебез саләллааһү гәләйһи үәссәләмгә САЛАВАТ-ШӘРИФЛӘР әйтү киңәш ителә.л!
БӘРАӘТ кичәсендә 4 рәкәгать ТӘСБИХ намазы уку күркәм эш. Аннан соң, изге теләк-максатларны өмет итеп, мәрхүм һәм мәрхүмәләр рухына багышлап, 3 тапкыр “ЙӘСИН” сүрәсен уку да саваплы.
БӘРАӘТ кичәсендә 3 тапкыр “ЙӘСИН” сүрәсе уку тәртибе:
🔹 Беренче нияте: "Йә Раббым, ният кылдым дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булу өчен "ЙӘСИН" сүрәсен укымакка, Раббым, кабул ит!”. Аннан соң БӘРАӘТ догасы кылына.
🔹 Икенче нияте: "Йә Раббым, бу дөньяда озын, гыйбәдәтле гомер насыйп булсын өчен "ЙӘСИН" сүрәсен укырга ният кылдым, Раббым, кабул ит!” Артыннан, шулай ук, БӘРАӘТ догасы укыла.
🔹 Өченче нияте: "Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклавың һәм ризыкларыбызның мул булуы өчен "ЙӘСИН" сүрәсе укымакка ният кылдым, Үзең кабуллардан кыл!”
"ЙӘСИН"нән соң, кабат БӘРАӘТ догасы укыла.
БӘРАӘТ КИЧӘСЕ ДОГАСЫ:
🤲 Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, Син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһүл- Мәхфүздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, – дип әйтәсең.
🤲 Бу көннәрдә күңел кояшыбыз якыннарыбызны нурландырып, сөендерсен! Көннәребез дә кояшлы, нурлы, имин булып, хәерле, өметле, өлешле, уңышлы, хасиятле узсын. Үзебез иман юлында булып, игелекле, изге, хәләл гамәл-гыйбәдәтләр кылыйк.
Йә Раббым! Сугышларны туктат! Илебездә тынычлык урнаштыр. Газиз кешеләребез яу кырларыннан исән-имин, сау-сәламәт тән белән кайтып, үзебезне куандырсын. Аллаһы Тәгаләбез барыбызны да ярдәменнан, исәнлектән, саулыктан аермасын! Йөргән җирләребездә фәрештәләр канатларын җәеп торсын!
🤲 Күңелдә һәрчак тынычлык яшәсен. Йөрәктә – олы хисләр. Дөньяларда – иминлек. Өйләрдә – шатлык, җылылык. Уйларда – якты хыяллар. Үткәндә – матур хатирәләр! Ә киләчәктә – иң яхшылар гына булсын! Бүгенге көнегез бары тик бәхетле мизгелләрдән генә торсын! Һәрберебезгә дә ныклы исәнлек телим!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 17