Апам килгән буген хәл белергә
Апам килгэн минем ерактан.
Туганымның йөзен күрү бәхет,
Сөенечем ашты йөрәктән.
Тәмле итеп чәйләр эчеп алдык
Искә алдык үткән көннәрне.
Әти -Әни бергә вакытларны,
Бала чакта уйнап йөргәнне.
Куршеләр дә искә алындылар,
Туган-тумача да барланды.
Яшьлек чоры,кичке уен җире
Егетлэр дә читтэ калмады.
Чәчәкләр дә,бакча гөлләре дә,
Болыннарда җыйган җиләкләр...
Барысыда искә төште буген…
Әни теккән матур күлмәкләр...
Әти ясап биргән чалгылар да,
Көянтә дэ искэ алынды.
Горләвектә көймә агызганда
Күпме бутый батып калынды...
Елаштык та ,көлешеп тә алдык,
Хатирәнең булды төрлесе.
Йөрәкләрдә мәңге сакланырлык
Кадерле бит аның, һәрберсе.
Ешрак кил апам,ешрак кил
Сөйләшәсе сүзләр күп әле.
Исән чакның кадерләрен белик
Сукмакларны суытмыйк ,яме.
Зөлфия Хәйруллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2