Предыдущая публикация
Авыр чакта сиңа терәк булсын
Ак бәхетләр һәм дә саулык теләп
Һәр иртәдә сиңа дога кылсын.
Колачларын җәеп, көтмәгәндә
Көлә-көлә сиңа килеп керсен
Сагындым бит туганкаем диеп
Кочып алып битләреңнән сөйсен.
Туган булгач, үзең кебек булсын
Җаны җылы, күңеле киң булсын
Әткәй-әнкәйләрнең изге җаны
Балалары өчен шат булсын.
Туган булгач, шундый туган булсын
Туганлыкның белсен кадерен
Яшәүләре мең кат күңелле бит
Үкенечсез үтсә гомерең.
Рузилә Гатауллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4