Предыдущая публикация
Пирог өчен: башта 4 йомырка, 2 уч шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 140 гр сыек майның барысын бергә яхшылап болгатам.
Аннан шуңа 1 литр җылы сөт, 1 “люкс” чүпрәсе салып, камыр басам.
Камырны кулга ябышмый башлаганчы, йомшак кына, озак итеп басарга кирәк. Ябышмый башлагач, яңадан 140 гр сыек май өстәп, камырны басып бетерәм.
Эчлегенә кара җимеш, өрек салырга мөмкин.
Бу камырдан биш пирог чыга.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1