Сагыш.
СУ буеннан ана кайтып килә.
Кулларында сары төнбоек,
Йөзләрендә сагыш, моңсулык.
Иңнәреннән төшкән кара шәле,
Кара җирдә килә сөйрәлеп.
Гомер төзәлмәслек, җанны өшетерлек, Җирләр Күтәрә алмас
Авыр хәсрәт килде. Хатынга.
Ике улының, иренең гәүдәләре кайтты,
Украинадан цинк табутта.
Ялгызымны гына калдырмагыз, берегез булса да калыгыз, дип
Тилмереп, ялынса да якыннарына,
Без бармасак, кемнәр яклар илебезне, дип
Китте бәгырь кисәкләре сугышка.
Тик булмады насыйп, батыр лачыннарга,
Исән кайту туган якларга,
Бер өйдән өч табут чыкты,
Ятим калды хатын,
Түзә алыр микән йөрәге?
Кайгы уртаклашып , сөйләшерлек,
Юк бит аның һичбер терәге.
,, ярый әле гәүдәләре кайтты,
Барып йөри алам зыяратка,
Каберләрдә ятсалар да , дога кылып кайтам, дип,
Елый хатын каеннарга ябышып, сарылып.
Дамиря Сулейманова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 23