Предыдущая публикация
Онытып та булмый үткэннэрне,
Кире булмый инде кайтып та.
Ниндидер сагыш баса күңелне,
Яшәгән йөрэктэ эллэ өметме.
Нэрсэдер көтеп күңел һаман да,
Күрми алсу таңның атканын.
Ашыктыра-ашыктыра көтеп ала,
Кичен күктэ кояш батканын.
Ашыктырып шулай вакытларны,
Гомер узганы да сизелми.
Елга булып агалар еллар,
Беркемнэрдэ тотып калалмый.
Эллэ инде кышкы томаннар,
Төреп ала ялгыз җаннарны.
Дэрте беткэн микэн йөрэкнең,
Уянырга йокысыннан таңнарда.
Эллэ ничек узып бара гомер,
Йөрэккэем эрнеп яна.
Күңел яшь. Җанда качып калган,
Яшьлек кенә нидер көтэ һаман.
07.01.2025г.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев