Предыдущая публикация
Сагыш баса икән йөрәкне?
Кайчан әле, язлар тулы күнел,
Бүген хәтерләтә өрәкне.
Әлләме соң кышкы томаннарга,
Төренгән дә кеше язмышы,
Онытылган халкым, баш күтәрми,
Күрә бары вакыт агышын.
Күңел очып хыял килер сыман,
Исергәндә бары шәрабтан,
Сугарылып җирдә кагынганда,
Җан уяту өчен дәрт беткән.
Карлар әле. барын каплаганда,
Аклагандай барлык гаепне,
Юк, җыр түгел, ынгырашу чыга,
Кискәләнгән күреп өметне.
Ә җиркәем, ак кар арасыннан,
Гүя бер коточкыч төшендә
Ыңгырашкан мәтам тавышында
Балаларын коча түшенә...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев