Предыдущая публикация
Уяну белән авыздан төшермик,
Бисмиллаһир - рахманир -рахимны.
Үзенең бөек исемнәре белән,
Искә алыйк һәр көн Раббымны.
Кемнәрнедер язмыш рәнжетсә,
Үпкәләмик , бер үк зарланмыйк.
Түземлек һәм сабырлыклар сорап,
Догаларыбыз аша ялварыйк.
Туганда ук Раббым кешеләрне,
Сынармын диеп әйтеп яраткан.
Биргәненә шөкер итеп яшик,
Ышану кирәк безнең тарафтан.
Догаларыбыз кабул булсын өчен,
Күңелләребезне чистартыйк.
Шайтан коткысына бирелеп,
Бер үк аңыбызны югалтмыйк.
Чын күңелдән ялварып сорасак,
Раббым ишетер , ишетми калмас.
Авырлыктан соң килер жиңеллек,
Үзенең рәхмәтеннән ташламас.
25.08.2023.(Мәдинә Ихсан).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев