Бик еш бер йорт төшкә керә минем,
Балачакта булган, кунакта.
Йорт каршында куак үсә иде,
Ураланып беткән колмакка.
...Өй янында шомырт ышыгында,
Әбкәй белән бабкай каз көтә.
Яшел бәбкәчекләр йөгерешеп,
Яшь чирәмдә үлән чеметә.
Бәбкәләрен баккан усал казлар,
Мине куып, талап елата.
Томшык эзе калган җирне сыйпап,
Дога укып, әбкәм юата.
Йорт янында үскән бакча миңа,
Куе урман булып тоела.
Бабкай намаз укый, йокымсырыйм,
Тып-тып җиргә алма коела.
Төшемдә дә сизәм шул алманың,
Өйгә сеңеп калган хуш исен.
Балачакның исе нинди, дисәң,
Алма исе дими, ни дисең?
Төшкә кергән йортта якты иде,
Кояш иде һәрбер киштәдә.
Көйләп Коръән укый иде әбкәй,
Камыр сулый иде мичкәдә.
Колмак чүпрәсеннән салган ипи,
Пешә иде йортның мичендә.
Күмер самаварын шау чыжлатып,
Чәйли идек җәйнең кичендә.
Күгән кайнатмасы кабыштырып,
Кояш баешына сокланып,
Радиодан дөнья хәлен тыңлап,
Кичли идек өчәү, сыйланып...
Нинди ямьле булган балачакның,
Шушы йортта узган мизгеле.
Нигә икән төштә рәхәт миңа,
Ә уянгач, күңел икеле?
Беләм нигә...Бу догалы йортның,
Тирә-ягы хәзер чүп үлән,
Тигәнәкле алма бакчасында,
Койма ауган, капка ишелгән.
Күрше-күлән дә юк, бар да вафат,
Үлеп килә авыл үзе дә,
Бары төнлә төшләремә кереп,
Бабам йорты дәшә үзенә...
Чулпан Насырова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1