(Тормыш юлдашымның туган көне уңаеннан.)
Ага бирә гомер елгаң салмак кына,
Кага вакыт дулкыннары җайлап кына.
Истәлеккә чәчәк бәйләмедәй төреп,
Хәтер үткән елың сала сандыгына.
Күптән инде сагышлатып йөрәк түрең,
Озатып калды яшьлек таңың үзәк өзеп.
Күңел күкләрең балкытып үтте көннәр,
Айлар-еллар аткан йолдыздай сибелеп.
Уртак җимеш-сабыебыз уйнар болын,
Инде күптән шау-шулардан калды тынып.
Озатып калды юрап бәхет киләчәккә,
Чәчкәлерен сибеп юлга яшькә тулып.
Инде менә гомер елгаңа кушылып,
Ике ярның арасына сыймас булып.
Өмет-хыялыңны бизәп оныкларың,
Шук дулкындай йөгерәләр тәмам узып.
Тараймасын синең агар гомер елгаң,
Саклый күрсен Раббым кискен борылыштан.
Киртә кормасын язмышлар юлларыңа,
Аермасын бар гомергә үз парыңнан.
Һәр ел саен гомер елгаң ярын бизәп,
Каршы ала туган көнең кулын изәп.
Ике ярдай саклап гомерең елгасын,
Туган көннәрең билгелик тагын күпләп.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев