Әнкәй кушты икмәк кисәргә.
Валчыгын да әрәм-шәрәм итмә,
Ачлык булды,-ди,без үскәндә.
Икмәкнең сез кадерен белегез,-ди,
Урамнарда аунап ятмасын!
Хәтерләгез,аяк асларында,
Бала-чага ташлап чапмасын!
Күздән яшьләр атылып чыга иде,
Икмәк валчыкларын күрсәк тә.
Туйганчы бәрәңге ашый алмадык,
Тырыштык,-ди,ачка үлмәскә.
Җитен орлыгыннан аш пешердек,
Ике бөртек иде умачы.
Ике бәрәңге тошсә,ашка салып,
Чөмердек,-ди,ашның шулпасын.
Юк дип,әйтмә балам,бар дип,әйт син,
Ходай юк көненә калдырыр!
Бер Ходайга шөкер итеп яшә,
Булганының белеп кадерен!
Киндер күлмәк,киндер штан кидек,
Аякларда булды чабата.
Бөтенләй дә шәрә йөрмәдек без,
Булды дәверенә карата.
Хәзер сезгә бар нәрсә дә бар бит,
Тазалыклар булсын җитәрлек.
Киләчәккә өмет баглап кына,
Бер кайгысыз гомер итәрлек.
Беркайчан да туеп сикермәдек,
Бар нәрсәнең белдек кадерен.
Бу сүзләрем васыятем булсын,
Үлгәч килеп,күрегез каберем!
Фәридә Шаймуратова сүзләре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1