Предыдущая публикация
Яшим шулай ничек булганча.
Начарын да, аның яхшысын да,
Аллаһ миңа ничек язганча.
Язмыш сынап, мине чыныктырды,
Җиңелен дә биреп авырын.
Утларга да салды, тартып алды,
Кирәк чакта бирде сабырын.
Гомер юлым уза, узып бара,
Шул сынаулар белән көрәшеп.
Үзем булып, калып яшим әле,
Бирешмичә һаман этләшеп.
Язмыш мине һаман чыныктыра,
Көтмәгәндә биреп сынавын.
Мин рәхмәтле шуңа язмышыма,
Көчле итә, шуңа сынмавым.
Әлфия Юсупова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2