Предыдущая публикация
Авыр яшәү, авыр бу дөньяда,
Озатуы соңгы юлларга.
Бу сугышта күпме яшь егетләр,
Ташлап китте теге дөньяга.
Ул егетләр яши ала иде,
Шатландырып сөйгән яраларын.
Хыялларын тормышларга ашырып,
Һәм үстереп үз балаларын.
Йоклый алар, мәңгелеккә йоклый,
Ә аналар гына йокламый.
Йөрәкләре телгәләнә, әрни,
Өзгәләнмичә ул түзәалмый.
Батырларга без зур рәхмәтлебез,
Сезнең белән горурланабыз!
Баш иябез, сезнең алдыгызда,
Бирешмичә алга баргансыз.
Лена Галина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2