Предыдущая публикация
Туган якта балачагым көтә кебек,
Алларыма яланаяк чыга көлеп.
Ипи суза, кибән башын ашап куйган,
Сабый чакның шул ипие чыкмый уйдан.
Каймак ягып, шикәр комын өскә сиптек,
Ипи тотып уйнарга дип чыгып киттек.
Дус- иш белән аны икәү бүлә идек,
Ипи тәмен, аның көчен белә идек.
Хәтирәләр ал тасмага җанны урый,
Нишләп икән балачакка кайтып булмый.
Кайтыр юллар бар дисәләр җир читеннән,
Авыз итми калмас идем шул ипидән.
Авызлардан сулар килә, төшсә искә,
Онытырлык түгел аның тәмен һичтә.
Нинди генә ризык төрми табын түрен,
Балачакның шул ипие җитми бүген.
Айгөл Вәлиуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1