Юк, акылдан гел шашмаган әле,
Туры килә ләкин түзәргә,
Бер пенсия акчасына яши калсаң,
Әллә ни күренер күзләргә..
Бер башыңны шалашкамы тыгып,
Башың сыйса сыймый аягың,
Әллә яшисеме, димен, урман качып,
Кулга алып юлчы таягын.
Тик анда да, тик җәй яшәп була,
Ә авылда, бар ич бакчасы.
Чәчер орлык тапсаң язларында,
Кышка җитәр ризык ашасы..
Көтәләрдер, сынар, ватылыр бу,
Бу дәүләтнең очар күзләре,
-Менә! - димен, сезгә, йодрык төйнәп,
Безнең токым әле түзәрле.
Белмим нинди уен башлаганнар,
Йолкып ил халкының азагын.
Тукта язмыш карыйм азаккача,
Какма әле, азак кадагын..
Ә акылдан, гел шашмаган әле,
Ил түзгәнен килә түзәргә.
-Пенсиягә -дип, гел яши калсаң,
Әллә ниләр күренә күзләргә..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев