Предыдущая публикация
Миңа караганда
Син акыллы булдың һәрвакыт...
Күпме ялгышларны эшләмәдем-
Син калганга мине туктатып!
Рәхмәт сиңа, язмыш! Юмартлыгың
Күренә минем дуслар санында.
Чын дуслыкның кадерен белергә дә
Мин өйрәндем алар янында!
Рәхмәт сиңа, язмыш, усал булдың,
Йомшак чагың бер дә күрмәдем!
Күз яшьләре аша көләргә дә,
Ныклыкка да синнән өйрәндем...
Рәхмәт сиңа, язмыш... Бик сабыр син -
Сөйрәмәдең, алга әйдәдең!
Син торасың, дидең, абынганда,
Беркайчан да салам җәймәдең!
Рәхмәт сиңа, язмыш! Изгелегең
Бер адым да миннән калмады.
Бу тормышка гашыйк булуымны
Йөрәгемнән минем алмадың!
Алсинә Сәлахова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев