Предыдущая публикация
Телем, телем кисеп икмәк куйдым.
Ис таралды бөтен бүлмәгә.
Әбиемнең нуры икмәк белән
Кайтты мәллә кабат өйләргә?
Икмәк исе, бала чакның тәме
Ярып керде, күкерәк тутырып.
Мич эчендә кайнар икмәк пешә,
Дога сузды әбием утырып.
Догаларын укып пешкән икмәк...
Мичләре дә сирәк кешедә.
Кибетләрдә икмәк, ниндие юк!
Әбием пешергәне хәтердә!
Сирина Җиһаншина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев