Хат язам да...кабат ертып атам,
Сиңа инде хатлар бармыйлар.
Җылы яктан кайткан кошларым да,
Синнән,әнкәй,хәбәр салмыйлар...
"Нихәл әнкәй.."-диеп кабат башлыйм,
Синле чакка килә кайтасым.
"Сагынып кайттым әнкәй бәгырем"-дип
Кулларыңны кулга аласым.
Үткәннәргә язам хатларымны,
Беләм инде,беләм...бармыйлар.
Өзгәләнеп үксеп еласам да,
Синле чаклар кире кайтмыйлар.
Синнән башка,кем назласын әнкәй,
"Кызым"-диеп сөеп,иркәләп.
Кем уятсын,сыйпап чәчләремнән,
"Тор бәбкәчем"-диеп иртәләп...
Шулай инде..бары әнкәйләргә,
Газизләрдән газиз баласы...
Шулкадәрле әрни Әнием!
Сагышлардан,йөрәк ярасы.
Догаларым укыйм синең рухка,
Тыныч булсын җаның әнием..
Бала чактан минем өчен бит син,
Зур сердәшчем идең Әнием.
Серләребез хәрчак уртак булды,
Кара-каршы чәйләр эчкәндә.
Эх әнием,җитми синең киңәш,
Язмыш диңгезләрен кичкәндә.
Халидә Асхадуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5