Предыдущая публикация
-Язу гыны- димә тормыш үзе, Бәхетен ,моңын кушып җырлаучылар.
Шигырь язган хисле төннәр,
Йокы бүлеп сәгатькә карамый,
Яза хис ташкынын тоталмыйча
,Йөрәк сере нечкә кылларында уйный.
Шигырь көче үз канатында,
Ул туарга тели яшәргә.
Кәлам тибрәтүче яза икән,
Кирәк үз күңелен үзе юатырга.
Бардыр анда сагыш,ялгыш,
Дөнья ачысының сыкрануы.
Сыкрап туса да шигырь үзе,
Ул яшәргә өнди аның юатуы.
Язды шигырь төн пәрдәсен ачып ,
Күңел күзе күреп тормышны.
Шигырь генә сала үз көенә барын,
Булма бары каты күңелле.
РӘФИЛӘ КАРИМУЛЛИНА.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев