Предыдущая публикация
Бик куп төрле юл, ысул белән.
Берәүләргә бәхет ташып килә,
Байлык ишелә олавы белән.
Икенчегә һәрчак юлдаш була,
Кайгы-хәсрәт, юклык, күз яше,
Бәхетсез мәхәббәт-тәмугъ уты
Сорап тормый ничә дип яше.
Йөрәкләргә тирән яра сыза
Җавапсыз мәхәббәт күмере.
Яралардан дәва табалмыйча
Үтеп китә кемнең гомере...
Ходай үзе биргән хасталарны
Дәваларга биргән җаен да .
Вакыт узу белэн тернәкләнә
Котсыз балта чапкан каен да.
Йөрәктәге тирән яраны да
Галиҗәнәп вакыт дәвалый.
Янган хистән калган сөю көлен
Вакыт җиле экренләп ялый.
Ышаныгыз сезнен дә төзәлер
Йөрәктәге тирән яралар.
Вакыт- вакыт тик сиздереп куяр,
Янулардан калган каралар.
Илһам Дәүләтшин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8