Эни башта узенен язмышын сойлэде. Э мин аны шигырь юлларына салдым. Энием бу шигырьне кадерлэп сандыгы тобенэ салып куйган булган, рэхмэт яугыры. Тик эниемне сагынып сойлэргэ генэ калды шул инде... 😥😪😥
"СЕЗГЭ ЭЙТЕР СУЗЕМ"
Бик куп еллар утте, сулар акты,
Артта калды, бала чагым, яшьлегем.
Буген сезгэ сойлэп утэм эле,
Уткэннэрнен бер аз тарихын.
Бала чагым туры килде минем,
Илебезгэ дошман кергэндэ.
Купме елаш, купме сагыш иде,
Кара кайгы курдек ускэндэ.
Этиебез яшьли донья куйды,
Эниемэ калды дурт бала.
Нык тырышты энием, бирешмэде,
Нинди генэ авыр булсада.
Мэктэплэрдэ укып йорегэндэ,
Чабатада аяк ошеде,
Укуымны барыбер ташламадым,
Килэчэккэ баглап ометемне.
Ленинградка киттем, кызлар белэн,
Торф чыгаруда эшлэргэ.
Анда кургэн кыенлыкларымны,
Курсэтмэсен иде сезлэргэ.
Акча эшлэп, оскэ кием алдык,
Кайттык шуннан туган авылга.
Алдык кучтэнэчлэр, бик куп булэк,
Эниемэ, туганнарыма.
Очрадым мин тормыш сукмагында,
Этиегезне сезнен балалар.
Ойлэнештек, тормыш авыр булды.
Эйтэлэр бит, тырышканнар бэхет табалар.
Без бэхетле булдык балаларым,
Бар гомерне сезгэ багышладым,
Авырлыклар бик куп курсэм дэ,
Куп булса да кайгы, сагышларым.
Эле рэхэт, ойдэ газлар яна,
Э мин, утын ягып ойне жылыттым.
Зур казанга салып аш пешердем,
Ой жылынгач сезне уяттым.
Сезнен очен хэрчак озгэлэндем,
Исэн булсыннар дип телэдем.
Уземэ нык кыен булганда да,
Сабырлыклар белэн кутэрдем.
Мин картайдым инде, балаларым,
Онытмагыз, кон дэ килегез!
Сезне куру - мина олы бэхет,
Исегездэ шуны тотыгыз!
Кайгыртмагыз мине, елатмагыз,
Сабый бала кебек мин инде.
Кутэрэалмас минем йорэккэем,
Эйтер сузлэр сезгэ шул иде.
Март 2014 ел.
Лена Галина (Муктасипова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7