Предыдущая публикация
*************
Яфраклары, кызыл миләшләрнең ,
хәбәр итеп,көзләр җиткәнен.
Шыбыр-шыбыр миңа сөйләделәр,
әнкәйемнең сагынып көткәнен.
Озатып калдың капка төпләрендә,
Миннән яшереп, тамган яшьләрең.
Беләм дә соң, әнкәй көткәнеңне,
Кайталмыйм шул, инде нишләрмен.
А н а күңеле, кала балаларда,
Йөрәгеннән өзеп алалмый.
Тәрәз аша карап, далаларга,
Төн үткәрә, күзен йомалмый.
Өй алдында үсә чәчкәләре,
Тәрәз төбе, —әнкәй гөлләре.
Кызыл миләш кенә, шаһит булып,
санап бара, үткән көннәрне.
Финаис Казыханов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2