Ал бакчада хуш ис, үләннәр,
Йортта уйный бер карт, оныгы белән,
Ә коймалар иске, терәлгән...
Шушы картның гүя үзе сыман,
Хәтерләми яшен, үткәннән..
Бар да тыныч, шундый матур тынлык,
Калтырана шат бер көлгәннән.
Нигә ашыгырга кирәк, янда гына терәк,
Бай каралты түгел, ирекле,
Әй бер шәраб салып искә төшерәсе!
Ләкин бу яшендә инде бик икле..
Тормышында булган вакыйгалар,
-Ачам!-диеп, торсын ишеген.
Бәлкем бардыр бераз үпкәсе дә,
Бар да үткән, инде юк шиге..
Оныттырыр, йорттан көлгән тавыш,
Шаулап алыр көзге усаклар.
Алышынган фасыл, нигә сагыш?
Өянкеләр көзге учактай..
Исеп куйды җиле, бераз калтыранып,
Башын иде җилдән кашкарый..
Онык көлә, язгы шарлавыктай, көчле,
Карттан инде, моңсу көз карый..
Иске генә бер өй..Усак төпләренә,
Җилләр сары яфрак өйгәннәр.
Бар да үтә. Һәркемнең үз көзе..
Җанда яши, бергә көлгәннәр.
..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев