Без белем алган идек.
Ачы суыклар булса да,
Бармый калмаган идек.
Беркайчан кунып ятмадык,
Кайтып йөрдек авылга.
Кар-буран биткә бәрсә дә,
Бардык каршы давылда.
Атлы-машиналы кеше,
Урап утэлэр иде.
Алар безне утыртмыйча,
Кычкыртып китәләр иде.
Кайчак буран нык котыра,
Себереп юлга тутыра.
Юлда кар ярып барабыз,
Киезтеккэ кар тула.
Янгыр асларында калып,
Кушегеп бара идек.
Юеш киемнәр белән без,
Өшеп утыра идек.
Туңган эпилэр кимердек,
Озын тәнәфесләрдә.
Авырлыкларга чыдарга,
Биргән Ходай көчләр дә.
Иртән килгәч,май аенда,
Линейкага тезәләр.
Физзарядка ясагыз дип,
Үзәкләрне өзәләр.
Мошты укучылары бит,
Йокы туйдырып килә.
Без юлдан арып килгәнне,
Укытучылар белә.
Эчлэре тулы ут булгандыр,
Баласын озаткан ананың.
Укытучылар кызганмаган,
Юлда арып килгән баланы.
Бердәм булдык,тату булдык,
Юллардан тайпылмадык.
Бер-беребезне юлда аерып,
Ялгызын калдырмадык.
Авырлыклардан курыкмый,
Сигез класс бетердек.
Ата-ана йөзен кызартмый,
Кеше булырга өлгердек .
Фәридә Шаймуратова сүзләре .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев