Әрем ачысы
Соңгы араларда аяк –куллары тагын да ныграк сызлаштыра башлады, кан басымы да еш кутәрелә. Пенсиягә чыкканына да икенче ел, кырык елга якын эшләп, мәгариф отличнигы исеменә лаек булды, бер кочак грамоталары, рәхмәт хатлары ята. Гел мактаүлы, абруйлы булды, исәнлеге дә бетте шунда. Балалары инде әллә кайчан туктарга кушсалар да, кисәк кенә туктарга көче житмәде. Гомер буе эшен яратып башкарды. Хәзер өйрәнеп бара инде. Балаларының бәхетләренә куанып шатланып яшәргә язсын.
Ашы да пешеп җитте, бар да әзер, Энәснең машинасы гына куренмәде. Капка төбенә чыккан иде, милиция машинасы килеп туктады. Участковый Наил белән фельдшер кыз Алсу машинадан төшеп килеп исәнләштеләр. Аларның туктауларына аптырамады да Зәлифә, үзенең укучыларының хәл белүләренә өйрәнеп беткән. Ләкин шат күңелле, алчак балалар бүген нигәдер күзләрен яшереп сөйләшәләр. Наил бер урында тапанып торды, аннан әкрен генә, читкә карап:
-Зәлифә апа, бик авыр хәбәр китердем бит әле сезгә, нык булыгыз инде. Энәс абый машинасы белән аварияга эләккән, эле генә ГАИдан звонить иттеләр. Ашыгыч ярдәм машинасы больницага алып киткән.
-Әльфизә де анда булганмы?Исәннәрме?
-Больницага алып киткәч исәннәрдер инде, апа.
Машина эчендә булган икесе де һәләк булганнарын белсә дә, яраткан укытучысына дөресен әйтергә теле әйләнмәде егетнең. Зәлифәне култыклап өйгә алып керделәр, Алсу дарулар эчереп, кан басымын үлчәп аның яныннан китмәде. Зәлифәнең балаларына шалтыратырга көче җитте әле...
Ике мәетне алып кайтып сузып салгач та кунеле ышанмады әле ананың, бар да куркыныч төш кенә кебек иде. Бары күмеп кайтып халык таралгач кына куз яшьлеренә ирек бирде. Югисә, таш кебек каткан иде, акылына зыян килмәсен тагын, дип барысы да курыкты. Фельдшер аның яныннан китмәде. Әнисә кызынын өстенә ятып елады, гафу ит кызым, бәхил бул, дип баласының мәете яныннан китмәде.
Әдәм баласы барысына тузә диләр, Зәлифә дә түзде. Нишләсен инде, ничек тә көч табып балаларның кырыгын үткәрергә кирәк, алдагы ялга. Әнисә кызын җирләгәннән соң әнисе янында калган иде, кичә шәһәргә кайтып киләм дип китте. Ярар, әзрәк булса да онытылып кайтыр, югисә көн саен зиратка китә, кич җиткәндә генә кайта.
Кирәк- яраклар алгалап магазиннан кайтып килгәндә капка төбендә Маратның машинасын күреп аптырап китте. Үз эше булса да, ялларга гына кайтып йөри иде улы. Ялга дүрт көн бар әле. Бәлки апасын кайтаргандыр дип уйлап капкадан кереп килә иде, каршына күзләре елап, шешенеп беткән Марат килеп чыкты.
-Әни, Руслан... Передоз... Саклап кала алмадым улымны, әни.
Руслан ике көн кайтмаган, эзли торгач бер ташландык подвалдан тапкан аны әтисе. Инде күптән үлеп, суынып беткән булган.
Марат улын авылга алып кайтып җирләде. Әнәс белән Әлфизәне җирләгәннән соң авылда башка кеше вафат булмаган иде, Русланны да алар белән янәшә җирләделәр. Кырык көн эчендә Зәлифәнең йортыннан өч мәет чыкты. Шушы ачы кайгылардан аның болай да авырткан аяклары тыңлашмас булды. Ярый балалары бар, шул хәтле кайгыны берүзе генә кичерә алмас иде. Чиратлашып янында тордылар, берүзен бер дә калдырмадылар. Авылдашлары, укучылары. күршеләре гел хәл белешеп торды. Марат ял йортына путевка алып бирде, анда да берүзен җибәрмәделәр, Әнисә ияреп барды. Балаларының, якыннарының иһтибары белән Зәлифә аякка басты. Гүзәле дә игезәк кызлары белән ялга кайтып торып китте, алар белән юанып яшәде. Әнәснең кызлары да ташламады, гел килеп йөределәр.
Марат гына гел йөрәген тотып йөри. Әнисенә сиздермәскә тырышса да, гел көяләнгәне күренеп тора.
Моның белән генә бетмәгән икән язмыш сынавы. Бер елдан Марат та улы янына китте...
Азаккы кайтуында бөтенләй хәлсез тоелды ул әнисенә. Зәлифә ничә тапкыр врачка барырга кушса да, һаман сузды шул, тыңлашмады. Җитмәсә Олганы да кулга алганнар. Ул шул “батюшкасы “белән кешеләрне сектага җәлеп итеп, квартираларыннан, акчаларыннан яздырганнар. Кеше үлгән очраклар да булган. Шулай итеп, аларга ару гына срок яный. Лиана теге әбисендә, үземә алып карасам инде әни, дип, кич буе сөйләшеп утырдылар. Соңыннан Марат мунча кереп чыкты. Зәлифә төнлә, ыңгырашкан тавышка уянып китсә, улы авыр хәлдә иде инде. Ашыгыч ярдәм килеп өлгерә алмады. Өченче инфаркт яше кырык бишкә дә җитмәгән ирне алып китте. Әнисен тагын кара кайгыларга салып китте.
Зәлифә төннәр буе йоклый алмыйча чыга. Нигә ходай минекеләрне генә ала соң? Нинди гонаһларым өчен шундый җаза бирә соң аңа гына?Уйлый-уйлый уйларының очына чыга алмый. Күпме генә эзләсә дә, ходай каршында бер гаебен дә тапмый. Ходайга теге дөняда да яхшы кешеләр кирәктер инде дип үзен юаткан була. Барлык ходай алган якыннарын күз алдыннан үткәрә. Ул инде ап-ак чәчле карчык, ә алар һаман яп- яшләр: әнисе, әтисе, укытуч Рәшидә апасы, Рәшит, Гәүһәр апасы, Әнәс, Марат, Әлфизә, Руслан... Күзен йомса барысы да тезелеп басалар. Шулай төн йокламыйча таң аттыра, калган балаларына исәнлек тели. Зиратка да көн аралаш йөри. Якыннары белән сөйләшеп кайтса ниндидер җиңеллек ала. Гәүһәр апасының каберен дә гел тәрбияли, ул аның булачак һөнәренә зур йогынты ясады бит.
Беркөнне шулай тагын сөйләшә-сөйләшә каберләргә чәчкә утыртып йөри иде, Гәүһәрнең кабере янына олы гына, олпат гәүдәле, ап-ак чәчле бер ир ат туктаганын күрде. Күлында роза чәчкәләреннән олы букет. Кем икән бу әдәм дип уйлап Зәлифә эшен дәвам итте. Теге кеше дә чәчкәләрен кабергә куеп озак кына басып торды. Кабер ташына беркеткән Гәүһәрнең фотосүрәтен кат-кат сыйпады, күзләрен дә сөртеп алды. Бераз вакыт үткәч, Зәлифә янына килде. Исәнләшкәч:
-Сез мине танымыйсыздыр инде, ханым. Мин шушы авылныкы бит, Әнүәр булам. Мин авылдан чыгып киткәнгә хәтсез еллар хәзер.
Шулай әкрен генә сөйләшеп зираттан чыктылар. Зәлифә аны чәй эчеп чыгарга чакырды. Әнүәр берсүзсез риза булды. Аның да авылга кермичә дә китәсе килми иде, ә барып төртелер кешесе юк. Күнакның “текә”машинасына утырып төштеләр.
Шул гомер буена бер таныш йорт та калмаган әлбиттә, авыл бик матур. Кая карама яхшы йорт –ихаталар, яңа клуб, мәктәп. Әнүәрнең нигезендә дә яңа йорт утыра. Авылны урап чыккач кибеткә кереп чыгарга дип. Әнүәр машинасын туктатты. Ишек төбендә бите күзе шешенеп, канап беткән, үзеннән яман ис бөркелеп торган, җирәнгеч бер әдәм каршы очрады. Киеменең карар җире юк, үзе сәләмә. Пычрак озын чәчләре ниндидер шапка астыннан чыккан, кайчан кырынганы да билгесез. Сатучы аңа бер буханка икмәк биреп магазиннан куып чыгарды. Кирәкле әйберләрен алып чыгып барганда теге әдәм ишек алдында басып, пычрак куллары белән теге икмәкне эт кебек, шул килеш кимереп басып тора иде. Машинага утыргач, Әнүәр бу әдәмнең кемлеген сорады.
-Гәүһәр апаның башына җиткән Гаяз бу. Ни акыллы, ни юләр булып кайтты ул төрмәдән. Күрәсең, бик каты кыйнаганнардыр анда. Ул юкта өйен дә кемдер яндырды, кайткач баш төртер җире дә булмады. Шуннан бирле эт көнендә яши, беркем дә җәлләми үзен. Кышларын фермада мал арасында йоклап йөри, күрсәләр аннан да куып чыгаралар. Ходайның да шул шакшыны аласы килми.
Әнүәрнең бу кәбәхатне буып үтерәсе килсә дә, аллаһы тәгәлә ул шакшыга җазаны белеп биргән иде инде.
Зәлифә кунакны аның магазиннан алган күчтәнәчләрен дә куеп, чәй эчерде, ял итеп алыгыз, юлыгыз бик озын булган бит диде.
Зәлифә үзенең кан басымы күтәрелеп киткәнен сизеп, даруын алып эчте дә, ишек алдындагы эскәмиягә чыгып утырды. Озакламый кунак абзый да чыгып утырды.
-Әйе, мин бу авылдан чыгып киткәнгә дә ярты гасыр, Зәлифә ханым!Сезнең тормыш иптәшегез Рәшит белән бер елгы бит без. Бергә сугышка киттек, икебез дә исән-сау кайттык. Кайткач та укуны дәвам иттем, үзем тарих укыта башладым. Шунда, бер семинарда Гәүһәрне күреп, башымны югалттым да инде. Үлеп гашик булдым мин аңа. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем булды. Ул да мине ярата кебек иде. Вәгъдәләр бирешеп, җәйгә өйләнешеп, шәһәргә китәргә уйлаштык. Беләсездер инде, шәһәр кызы иде бит ул!Гел анда яшисе, зур мәктәптә математика укытасы килде. Ике юләр, кич буе хыялланып йөри идек. Нинди бәхетле чаклар булган!
Чираттагы сессиягә киткәндә күзләрендә яшь иде сөйгәнемнең. Мин :”Ун көн тиз үтәр, сизми дә калырбыз. Озакламый бергә булачакбыз !”-, дип юаткан булдым. Үзем очрашу минутларын чак көтеп алдым. Ә кайтуга мине бөтенләй икенче кеше каршы алды.
-Сине беркайчан да яратмадым, икенчегә кияүгә чыгам, чыгып кит, -дип кырт кисте. Шунда, бернәрсәне дә ачыкламыйча, авылны ук ташлап китүемне беркайчан да гафу итмәячәкмен. Бик кызу идем шул!Шуны белгәнгә Гәүһәр бернәрсә дә сөйләмәгән дә инде, мине җәлләгән. Сөйләгән булса, бәлки мондый фәҗига дә булмас иде!
Авылдан киткәч, бөтенләй укуны да ташлап Себер якларына чыгып киттем. Миңа баребер иде инде, миннән дә бәхетсез кеше булмагандыр ул вакытта. Башта төзелештә эшләдем, аннан яңадан төзелеш институтына кереп укып чыктым. Трест началнигына кадәр күтәрелдем. Ләкин болар берсе дә шатлык китермәде, Гәуһәремне оныта алмадым. Соң гына, яшем кырыкка җиткәндә өйләндем. Яратып түгел, картайганда берүзем калырмын диптерме инде, белмим. Безнең йортта тора иде ул хатын. Ун яшләр тирәсендәге улы да бар. Шул малай аркасында танышып киттек, аннан бергә тора башладык. Бик түзем хатын булды Сания. Үзен яратмаганны белә торып, беркайчан ризасызлык белдермәде. Ришатны бергә үстердек, уртак балабыз булмады. Улыбызның ВУЗга керергә вакыты җиткәч, Башкортостанга кайттык. Ул Медиина Университетын сайлады. Акча белән кайткан идек, дүрт бүлмәле яхшы фатир алдык, дача да, машина да булды. Ләкин шул гомер үтсә дә, күңелдәге юшкын бетмәде. Гәүһәрнең артабангы язмышын да белә алмадым, авыл белән дә элемтә юк иде. Шулай да ходай миңа сюрпризны әзерләп куйган булган әле!
Ришат институтны бетереп больницада эшли башлады. Өйләнергә генә ашыкмады, кызлар белән дә йөрегәне күренмәде, кич җитсә өйдән чыкмый. Ә беркөнне, көтмәгәндә, кайтты да :
-Әти-әни, мин иртәгә булачак киленегезне күрсәтергә алып киләм, диде. Мондый шатлыклы яңалыкны күптән көтсәк тә, аптырап киттек. Икенче көнне, табын әзерләп аларны көтәбез бит инде. Менә звонок шылтырады. Мин күзлегемне күлыма тоткан килеш, ишек ачарга киттем. Ишекне ачып җибәрсәм, Ришатның алдында кулына роза чәчкәләреннән букет тоткан... Гәүһәр елмаеп басып тора. Кисәктән, кулымдагы күзлегем кулымнан төшеп китте, үзем дә сизмәстән:-Гәүһәр???, -дидем. Барысы да аптырап калган иде. Сания мине саташа дип уйлагандыр инде, чөнки ул минем гел Гәүһәр белән саташканымны белә иде, шуңа карап кына куйды. Иң беренче Ришат телгә килде.
-Әти, ни сөйлисең, нинди Гәүһәр?Бу минем булачак тормыш иптәшем Резеда. Таныш бул матурым- минем әти-әни.
Өстәл артына утыргач та кыздан күземне ала алмадым. Я, ходай, шул хәтле охшар икән! Елмайганда бит очлары чокыраеп тора, озын толымы да алдына салынган. Хәттә күлмәге дә зәңгәр төстә. Азаккы күргәндә Гәүһәр зәңгәр күлмәктә иде... Юк. бу ниндидер төш генәдер!
-Әнүәр абый, сез минем әнине белә идегезмени?, -дип сорап куйды Резеда елмаеп.
-Әйе, мин яшь чакта безнең авылга Гәүһәр исемле укытучы эшкә килгән иде. Син аңа бик нык охшагансың сеңлем, гафу ит инде.
-Ул минем әни булгандыр мөгаен. Миңа ике яшь чагында, әти белән икесе авариядә үлгәннәр. Мине Зөбәрҗәт әни үстерде. Чын әти –әнием турында мин күптән түгел генә белдем. Минем сукыр эчәгем шартлап перетонит булгач, операция ясарга кан кирәк булды. Әти-әниемнеке туры килми. Шунда алар дөресен сөйләделәр. Ә мине Ришат терелтте.
Кызның ачыклыгы, бер катлылыгы, барысына охшады. Икенче атнага ук кыз сорарга бардык. Менә шунда инде Зөбәрҗәт авызыннан Гәүһәрнең үлеме турында дөреслекне ишеттем. Резедага әлбиттә дөресен әйтмәгәннәр. Ничек итеп балага синең әниеңне әтиең ерткычларча үтерде, төрмәдә утырды дип әйтсеннәр!
Менә шулай, Зәлифә ханым, Гәуһәремне күп еллардан соң күргәндәй будым. Ул да әниләре кебек укытучы һөнәре сайлаган, математика укыта. Ике балага әби-бабай булдык. Хәзер үзләренең оныклары туды, аллага шөкер. Сания генә күрәлмәде, оныгының баласы туганын. Өч ел элек йөрәк чиреннән, барыбызны да кара кайгыга салып китеп барды. Балалар үзләренә чакырса да, берүзем торам әле. Җәй буе бакчада яшим, кар яумыйча шәһәргә кайтмыйм. Менә шулай, сезгә сөйләгәч, күңелем бушап калды, гаепләмәгез инде берүк.
Зәлифә дә үз язмышын сөйләде. Тагын чәйләр эчеп, Әнүәр кичке якка гына китте.
Маратның бизнесен Әнисә дәвам итте. Ольганың әнисе үлгәч, Лиананы опекунга алды. Маратның бар мөлкәтен кызына яздырды. Хәзер Лиана белән бергә кайтып йөриләр. Әнисә үзенең ике катлы йортын сатып авылга мәчет төзеттерде. Бу Маратның да хыялы иде, үз авылана “Зәлифә” мәчете төзергә. Әнәснең ике кызы да врач һөнәрен үзләштерделәр, гаилә корып шәһәрдә эшлиләр. Рида үз ишен табып, яңадан кияүгә чыкты. Зәлифәнең аңа үпкәсе юк, берүзең яшәүләре дә рәхәт түгел шул.
Гүзәле дә хәзер өч оныкка нәнәй, бик абруйлы укытучы булды, РФ Мәгариф отличнигы. Тормыш иптәше Фаил белән бик яхшы яшәделәр. Фаил озак еллар урта мәктәп директоры булды, тормышлары бик матур.
Зәлифә, эчәсе ачы әрем суларын эчеп, туксан яшендә, Гүзәле тәрбиясендә якыннары, балалары янына мәңгелккә кайтып китте.
Филизә Нуриева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 44