Предыдущая публикация
Туган якта күптән булганым юк,
Үткәнем юк таныш сукмактан.
Йортка кергәнем юк капка ачып,
Күмер алганым юк учактан.
. Айлы төндә йолдыз санаган юк,
Кояш каршылаган юк таңнарда.
Йөгергән юҡ салкын җилгә каршы,
Шаяртып егылган юк карларга.
. Болыннарда ромашкалар җыеп,
Такыялар күптән үргән юк.
Авылдашлар, классташларны да,
Хәтсез вакыт инде күргән юк.
. ... Безнең өйне инде таркатканнар ,
Бүрәнәләр утка ягылган.
Әткәй - әнкәй бакыйлыкка күчкәч,
Туган нигез күптән суынган.
. Белеп бетермәгәнмендер бәлки,
Үсмер чакны , яшьлек кадерен.
Бәйләп тора хәзер авыл белән ,
Бары әткәй - әнкәй кабере.
Уфа. Альбина Габбасова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4