Берәр дистә бала тапмадым.
Авызымнан өзеп сезгә бирдем,
Тәмлерәк дип, үзем капмадым.
Урман, кырларын да, басуын да,
Тауларын да җәяү иңләдем.
Бар тапканым сезнең өчен булды,
Сездән артык берни кимәдем.
Төрле чагы булды язмышымның,
Сез белгәне, белмәгәннәре.
Яшьләремнең кайнарлары тамды –
Сез күргәне, күрмәгәннәре.
Үзем өчен арып егылсам да,
Сезнең өчен тордым яңадан.
Балакаем, тешне кысып түздем,
Кан акса да тирән ярамнан.
Әле бүген дә мин сез дип яшим,
Сез дип ятам, торам йокыдан.
Ялгыз калгачтын да, сезнең хакка
Туктадым мин хәтта куркудан.
Бөтен уем сезнең хакта, балам,
Уйлар уйлап чәчем агара.
Әнкәй, диеп әйткән бер сүзегез,
Дәва булып ята ярама.
Яшь чагымда матур сүзләр әйтеп,
Яратырга вакыт булмады.
Тик йөрәгем гомерем буйларына,
Сезне яратудан туймады.
Балам...
Рәфкать Шаһиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 128