Предыдущая публикация
Бәхет булсын синең юлдашың.
Язмыш сине берүк аясын.
Фәрештәләр сине сакласын.
Тигез булсын тормыш юлларың,
Ышанычлы булсын дусларың.
Озын булсын, балам, гомерең,
Изгелектә булсын күңелең.
Матур булсын килер көннәрең,
Нурлар чәчеп торсын күзләрең.
Яшь тамчысы битең юмасын,
Иреннәрең һәрчак елмайсын.
Һәр башлаган эшең уң булсын,
Ашар ризыкларың мул булсын.
Кайгы- хәсрәт якын йөрмәсен,
Раббым зур сынаулар бирмәсен.
Сандугачым минем, күбәләк,
Кабул булсын теләгән теләк.
Рәхмәт, балам, Аллаһ бүләгем,
Әл(е) дә син бар әле, терәгем.
Рәзилә Зәйнуллина 5.03.2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев