Предыдущая публикация
Бик күп еллар үтеп китсәләр дә,
Сине көтеп яшим бүген дә.
Ишек ачып килеп керерсең күк,
Кызым кайттым,-диеп өнемдә.
Әнкәй кайтты,бигрәк сагындым дип,
Шатлыгымнан очар идем мин.
Әнкәй сине бүтән җибәрмим дип,
Муеныңнан кочар идем мин.
Нигә булмый икән шундый тылсым-
Әнкәйләрне кабат күрергә?
Балаларны, оныкларны җыеп,
Рәхәтләнеп бергә булырга.
Бер көнгә дә риза булыр идем,
Кайтарыплар булса яныма.
Әнкәемнең җылы кочакларын,
Күңелкәем әле дә сагына.
Әнкәемне кабат күрер өчен,
Әллә ниләр әзер кылырга.
Юк шул тылсым якты дөньяларда,
Мәңгелеккә исән калырга.
Төшләремә кил син кунак булып,
Әнкәй ,җаным, һаман уемда.
Юат мине назлап кочагыңда,
Син бит әнкәй һәрчак янымда.
Фирая Габдуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 20