Предыдущая публикация
ДУСТЫМА
Гомер ахырларым җитә, диеп,
Кайгырмыйкчы, дустым, бүгеннән.
Бу дөньядан кемдер алдан китә,
Кемдер килә бездән соңыннан.
Барлыйк әле үткән елларны без,
Үтеп киткән узган гомерне.
Гел заяга яшәмәгәнбез бит,
Күп сынаулар үтеп өлгердек.
Тормыш юлын һәркем, белгәненчә,
Үзе сукмагыннан үтәчәк.
Ходай маңгаеңа язганнарны
Читләп үтеп булмый – күрәчәк!
Матур яшьлек, сөю, югалтулар
Бик еракта калдылар инде.
Үткәннәрне сагынып кына сөйләп,
Хыялланмый кулдан килмәс эшләр белән,
Юк-бар сүзләр, хурлау ишетмичә,
Ходай биргәненә шөкер итеп,
Сабыр гына яшәп ят инде!
2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2