Мөслим районы прокуроры Данис Әхмәтҗанов җитәкчелегендә район прокуратурасы хезмәткәрләрен, башка җирлекләрдәге органнар хезмәткәрләрен, өлкә ветераннарын чын күңелдән Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
Көндәлек хезмәтегез белән сез законлылыкны ныгытуны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итәсез. Сез җинаятьчелекне кисәтү белән шөгыльләнәсез, коррупциягә каршы көрәшәсез, тормышның барлык өлкәләрендә дә җитди күзәтчелек эшләре алып барасыз, район халкының хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрәсез.
Сезгә һөнәри осталыгыгыз, фидакарьлегегез һәм җаваплылыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
Прокуратура органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телибез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев