Мәйданда бәйрәм ярминкәсе эшләде, район үзешчәннәре концерт номерлары белән сөендерде. Чараны Рәзил Борчак (Габбасов) алып барды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин мөслимлеләрне һәм район кунакларын сҗламләп, фестивальнең халкыбызга хас гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклауга этәргеч булуын билгеләп үтте.
Чараның икенче өлешендә тамашачыларга җигүле атлар парады тәкъдим ителде. Алар, һичшиксез, бәйрәмнең төп бизәге булды.
Авыл җирлекләре кунакларны кайнар чәй, коймак, сыйлы табыннар белән каршы алды. Кунаклар мичтә пешкән боткадан да авыз итте.
Кыш Бабайлар һәм Кар кызлары парады аеруча балаларны бик сөендерде. Чара күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. https://vk.com/album-204018005_305485399
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев