Төлке урманнан бара. Куаклар арасында тавыш ишетелә:
– Кикрикүк!
Төлке куак арасына ташлана. Аннан, телләрен ялап, бүре килеп чыга:
– Менә, чит телләр белүнең яхшы ягы шул инде ул!
***
– Ничек, ирең һаман сәбәпсез көнләшәме?
– Юк, хәзер инде сәбәпсез түгел!
***
– Миңа хатын-кызсыз яшәү авыр... Җан җылысы, игътибар, кайгырту җитми...
– Тап соң үзеңә шундыйны.
– Ә хатынны кая куйыйм?
***
– Күз алдыгызга китерәсезме, ничә көн инде йоклый алмыйм! Шул төнлә генә йокымны туйдырам...
***
– Бу дөньяда үз мәхәббәтеңне табу шулкадәр авыр.
– Синең әле илледән соң эш эзләгәнең юктыр...
***
18 яшь чагында синең хакта нәрсә уйлаулары кызыксындыра. 40 яшь булганда, кеше сүзенә карамый башлыйсың. 60 тулганда гына беркемнең дә синең турында берни дә уйламаганын беләсең.
📸 Фото - нейрочелтәрдән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев