Предыдущая публикация
Гадәттәгечә бу йола безнең әби-бабаларабыздан килә. Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап,теләкләр теләп ,догалар кылып, намаз укырга авылдашларыбыз җыелды.
Хуҗалык фермерыбыз Ришат Касымович Хабибуллин авылдашларыбыз өчен бер сарык бүләк итте. Кул остазы Наиль Алиев сарыкны эшкәртеп бирде. Хатын -кызларыбыз тәмле итеп умач ашы ,салма пешерделәр. Имамыбыз Кябир хәзрәт,мәхәллә картлары , Апалар дога кылып,намаз укыдылар. Бөтен кылган изге эшләребез Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын иде. Дөньяларыбызга тынычлык,иминлек,уңышлар булсын иде.Изге, дини эштә катнашучыларга зур рәхмәтләр белдәрәбез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев