БАЛАҢ ТӘРБИЯЛЕМЕ?
БАЛАЛАР ӨЧЕН
БИСМИЛЛӘҺИР-РАХМӘНИР-РАХИМ
1. АТА ВӘ АНА
1. Әй хөрмәтле балалар! Хезмәт күрсәткән кешеләр, яхшы күңелле кешеләр, һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә беләсездер. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөкин булмаса да – һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!..Хосусан Аллаһы Тәгалә аларга гүзәл мөгамәлә күрсәтүне васыять иткән вә иң изге Рәсүл әфәндебез (Аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы вә сәламе булсын!) хәзрәтләре: “Ата-аналарны риза итүче балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр”, - дигән мәгънәдә сүз сөйләгән.
2. Киләчәк көндә хөрмәтле вә файдалы кешеләр булуыгызны ата вә анагыз һәрвакыт өмет итеп торалар вә Аллаһы Тәгаләдән сорыйлар. Инде сез дә мондый изгелекләргә каршы явызлык итүчеләрдән булмагыз! Һәм дә аларның нәсыйхәтләрен куркып вә өркеп түгел, бәлки мәхәббәт вә ихлас белән тотыгыз, чөнки алар бу дөнья хәлен озын тәҗрибәләре белән бик яхшы таныйлар вә сез белмәгән күп серләрне беләләр.
3. Кешенең итагатьле (буйсынучы) булуы – күңеле яхшы булу галәмәтедер (билгеседер). Инде сезгә иң якын кешеләр дә, әлбәттә, ата вә аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакытта итагатьле булыгыз, гамәл вә сүздә аларга каршы килмәгез, бу сәбәптән аларның күңелләре дә рәхәтләнер, үз күңелләрегез дә вә дөньяда торуыгыз да гүзәл булыр.
4. Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..
5. Баһадирлык – адәм балаларында хөрмәтле бер сыйфаттыр. Олылар мәҗлесендә булып, алардан хикмәтле сүзләр ишетү гакылны арттыра вә гыйлемлекне күбәйтәдер. Хәтта кечкенә балаларны, бөек адәмнәр мәртәбәсенә якын китерәдер. Шуның өчен,
йөрәксез балалар кебек, аталарыгыз сөйләшеп утыруында катнашудан курыкмагыз вә белмәгән һәм аңламаган нәрсәләрегезне алардан сорагыз вә һәрнәрсәнең асылын белергә тырышыгыз!..
6. Урамда йөргән вакытларыгызда атагыз очраса, аңа һәм аның белән берлектә
булганнарга сәлам биреп әмерләрен көтеп торыгыз! Әгәр дә утырып торган вакытыгызда
килсә – ачык йөз белән аягүрә торыгыз!..
7. Атагыз һәрнәрсә бирер булса – үзенең мәрхәмәте белән бирер, шуның өчен нәрсә дә булса сораган вакытта, янында чит адәмнәр булмаган вакытта сорагыз, әгәр дә теләгән
нәрсәләрегезне бирмәсәләр – күп борчымагыз, чөнки сезгә нәрсә кирәк вә нәрсә кирәк түгел икәнлеген вә сезгә нинди әйберләр яраклы булып, ниндиләре яраклы булмавын алар тагын бик яхшы белерләр.
8. Атагызның иң якын дусты булса да, атагыздан башка кешедән кирәк әйберегезне
сорау гаеп эш вә гаилә хөрмәтен җибәрүдер. Шуның өчен барлык теләгән әйберләрегезне
атагыздан сорагыз!
9. Бала чагында акча тотарга өйрәнмәгән кеше – олыгайгач та акча тота белмәс, дөньяда гүзәл көн кичерә алмас, бәлки бар байлыгын исраф итеп бәхетсез булып калыр.
Шуның өчен атагыз тарафыннан бирелгән акчаларны тота белергә өйрәнегез. Сак булыгыз, “бу – аз акча гына” дия күрмәгез, чөнки бүген сезнең кирәкләрегез дә бирелгән акча кебек аздыр.
10. Кайбер балалар булыр ки: аталарының малларына ышанып, һичбер кәсеп вә эш
юлына кермәсләр, бәлки ялкаулыкка гадәтләнерләр. Ахырда бер көн килер, акчалары да бетәр. Тереклек итәр өчен кулда һөнәр дә булмас. Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, бәлки никадәр бай баласы булсагыз да булыгыз үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тырышыгыз!
11. Дөньяда торган вакытта, шатлыкларны сөйләр, кайгыларны чишеп эчне бушатыр өчен иң якын, иң ышанычлы бер кешегә мохтаҗ булынадыр. Ләкин бу эшләр тугрысында ата белән анадан артык һичкем булмас, чөнки болар баланың шатлыгы өчен хәтта үзеннән артык сөенәдер вә хәсрәтләре өчен кулдан килгән барлык чараларны күрүдә кимчелек итмәсләр. Шуның өчен серләрегезне боларга сөйләгез, серләрегезнең хәзинәләре һәрвакытта ата вә аналарыгызның күңелләрен булдырсын!
12. Күзгә күренгән бернәрсәгә кызыгучы булмагыз, аналарыгызның җыеп куйган
нәрсәләре вә кунаклар өчен дип хәзерләнгән әйберләре янында йөрмәгез вә зарар итмәгез!
Чөнки аналарыннан рөхсәтсез мондый эшләр эшләүче балалар моның кебек эшләргә
гадәтләнерләр вә, көннән көн арттырып, ахырында (Алаһы Тәгалә сакласын!) угры
булырлар.
13. Бәдәнегез үсеп көч кергәч тә, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хөрмәтләрегезне тагын да
арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә тәрбияләп сезне үстергәннәр. Бер көн җитәр сез дә ата булырсыз, исәпләп карагыз, шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне сакламасалар, риза була белерсезме? Иң изге Рәсүл (Аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе булсын) әфәндебез хәзрәтләре: “Аталарыгызга изгелек итегез, сезгә балаларыгыз изгелек итәр” – дигән мәгънәдә бер сүз сөйләгән.
14. Кайбер балалар булыр ки: аталарының тәрбияләрендә вә мәрхәмәтләре күләгәсендә рәхәтләнеп үсәрләр дә, үскәннән соң аталарының фикерләренә каршы килерләр, сүзләрен ишетмәсләр, аларның гамәлләрен аз күреп көләрләр. Сез шулай инсафсыз булмагыз! Аталарыгыз исә сезнең тугрыда җаваплы булмый, бәлки алар турысында сез җаваплы булачаксыз. Замана көннән-көн алга барып вә гыйлемнәр артып торганлыктан, бу көндәге бөек бер галимнең иртәге көнә бер шәкерт дәрәҗәсендә калачагы табигыйдер. Өч катлы бина салу тугрысында булган мактау өченче катны бина кылучыларга булган кебек, нигезне салучылар да гаепләнергә тиеш түгелләр.
15. Тиешсез бер эшкә кушкан вакытларында һич тыгызланмыйча вә күңелләрне
җәрәхәтләндермичә, бәлки әдәп вә инсаф белән эшнең турысын белдерергә тырышыгыз!
Ризаэддин Фәхреддин
Комментарии 2