😇 Бу - нишләптер күңелләрне әзрак ымсыта, дуслар!💔 Тагын бер елыбыз үтеп китеп, безгә кулын саубуллашып болгый!💗
Ярар, мин дә кыска гына нәтиҗәләр ясап алыем әле!💬 💬 💬
Фәлсәфи уй-кичерешләр белән сезнең алда әллә-кем икәнемне күрсәтергә тырышмам, барысы да үзебезчә, гади генә язылыр!💌 💌 💌
Кемдер укыр, ә кемдер "Эше юк бүтән" дип кулын селтәп лентаны карарга дәвам итәр!🙇 Беренчеләренә рәхмәтле булсам, икенчеләренә үпкә тотмам!😜
2023 ел мине күп нәрсәгә өйрәтте.👐
1⃣ Гомернең никадәр кыйммәтле һәм кыска булуын аңлап яшәргә! 💧 💧 💧 Моның сәбәбе махсус операциягә китеп,кире әйләнеп кайта алмаган яшьтәшләремне,якташларымны җирләү кайгысы булды.😥 😥 😥
2⃣ Саулыкның кыйммәтен дә 2023 ел миңа ачыктан-ачык аңлатты!Юк, бүгенге хәлемә зарлану түгел бу. Аллага шөкер, авырлыкларны җиңеп чыктым. Әмма сәламәт яшәүнең нинди олы бәхет икәнен тирәнтен аңладым!☝ ☝ ☝
3⃣ Гаиләм- бөтен галәмем! Бу фикергә күптән килсәм дә, олыгая барган саен тагын да ныграк аңлый башлыйсың икән! Шуңа 2023 елга кадерле тормыш иптәшем яраткан балаларым, газиз әнием, апаларым, җизнәләрем,эне-сеңелләрем, күп санлы туганнарым белән бергә булып яшәргә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт укыйм!🙏 🙏 🙏
4⃣ Ышанасыз мы, эшемнең дә тәмен быелгысы елда гына аңладым! Һөнәри биеклекләр алу да булды. Күп төрле чараларда катнаштым! Аларның һәрбересе миңа тагы да күбрәк тәҗрибә китерде! Кызыксынучан укучыларымның да җиңү яулауларын күп күзәттем! Анысы икеләтә бәхетле итте! Үз остазыннан да остарак була алган укучы - ул укытучының иң биек дәрәҗәгә ирешүе дигәнне аңлата! Димәк, эшемдә дә мин бәхетле!👍
5⃣ Иҗат!⭐ ⭐Бу сүзнең миңа чит түгел икәнен беләсез! әмма бу 2023 елда нигәдер илһам тәмам качкан иде! Сирәк кенә шигырьләр язылды.🌘 🌘 🌘Сәбәбе нидә, белмим! Әмма берне ошандырам: 2024 елда язачакмын, дуслар! Рәхмәт сезгә, иҗатымны күзәтеп барып бәяләр биргәнегез өчен! Аерым рәхмәт "кычырткандай хейтерларыма!". 😁 😁 😁 Белсәгез иде, сез - ул минем эшләргә мотиваторларым!👌 👌 👌Кыскасы, көтегез, бар да булыр. Исән булыйк! Күңелдә яңа идея, проектлар йөртәм. Чын барга ашырырга гына насыйп булсын!😜 😜 😜
⛔ ⛔ ⛔ ⛔
Нәтиҗә ясап, китеп бара торган ел минем өчен артык авыр да, җиңел дә булмагандыр.💟 💟 💟Төрле көннәре очрады аның. Ал таңнары атты да, кара болтылы төннәре дә килде. Ул бар кешенеке дә шулайдыр.💛 💛 💛 Мин исә, язуымны тәмамлап, сезгә, дусларым, кабат минем белән булган өчен рәхмәт әйтәм! Киләсе елларда да тыныч имин һава астында бергәләп яшәргә насыйплар булсын!Барчагызга да исәнлек телим!😍 😍 😍
Ә хәзер укып бетерә алганнарны комментарийларда күрермен! 😃 😃 😃 2024 елдан сез нәрсә көтәсез? Миңа ниләр теләр идегез?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 103