Кем уйлаган, бу ай җаным
Мәңгелеккә китәсен.
Белсәм, ныклап көтмәс идем
Алтмыш яшем җитәсен.
Юбилей үткәнче генә
Аллаһ гомерне биргән.
Һәм шундук якыннарымны
Кайгы эченә төргән.
Китәм инде, сез теләгән
Теләкләр җилгә очты.
Иңнәремне бакыйлыкның
Зәһәр куллары кочты.
Сәләмәтлек теләдегез
Бирешмә диеп чиргә.
Бәлки шуңа, озак ятмый
Керәмдер кара җиргә.
Күреп ятам, күз яшегез
Минем тәнне чылата.
Беләм инде, югалтулар
Һәтта җанны елата.
Гомер буе эшләдем бит
Ятмадым яллар алып.
Дөнья көттек Рифа белән
Туган авылда калып.
Балаларны әйбәт итеп
Шөкер, үстереп беттек.
Ни дисәк тә, яшәешне
Үрнәкле итеп үттек.
Уйлый идем, пенсияда
Яллар итәрмен диеп.
Юк икән шул, менә бүген
Ятам ак кәфен киеп.
Тәкъдир каләмнәре безнең
Бирелми шул кулларга.
Эх, язмышлар... Чыгам инде
Бүген соңгы юлларга.
Хуш булыгыз, мин китәмен
Бәхил булып калыгыз!
Онытмагыз, миңа атап
Һәрчак хәер салыгыз!
Кайчакларда ак күбәләк
Кунса өйләргә кереп.
Кумагыз, ул мин булырмын
Китимче, сезне күреп.
Изге җомга көннәрендә
Атап дога кылыгыз!
Бәхил булып китәм сездән
Сез дә бәхил булыгыз!
Ак карлар да елый-елый
Минем битемне юа.
Нишлисең, барлык кеше дә
Бер үләр өчен туа...
Китәселәр килмәсә дә
Җигелде шул атларым...
Сезнең хәтерләрдә калсын
Шушы соңгы хатларым.
Китәм инде мәңгелеккә
Хушыгыз, якыннарым!
Сезнең догалар җылытыр
Каберем салкыннарын.
Маңгайларга язылган яшь
Булмый шул аны сызып.
Күп тә яшәмәдем кебек
Ә гомер киткән узып.
Китәм инде, сез каласыз
Хушлашулар бик авыр!
Бар да китә, шуңа күрә
Булыгыз берүк сабыр!!!
Автор - Рәмзия Шәрәфетдинова (Зиннәт)
https://gwar.mil.ru/heroes/?groups=awd:ptr:frc:cmd:prs&types=awd_nagrady:awd_kart:potery_doneseniya_o_poteryah:potery_gospitali:potery_spiski_zahoroneniy:potery_voennoplen:frc_list:cmd_commander:prs_person&page=1&birth_place_uezd=%D0%91%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%B1%D0%B5%D0%B5%D0%B2%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9&birth_place=%D0%9A%D1%83%D0%BF%D1%8B%D1%80.%D0%A2%D0%B0%D1%88 1.
...Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2