29 августта Башкортостанның халык язучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Илеш районының Почетлы гражданины Суфиян Поварисовның туууына 100 ел тула. Бүген район мәдәният сараенда язучының якты истәлегенә багышлап “Ак каенлы Илешем” дип аталган хәтер кичәсе узды. Чарада Башкортостан һәм Татарстан Республикаларыннан мәртәбәле кунаклар, язучының кызы Клара Поварисова һәм оныгы Лилия Нигъмәтуллина , туганнары, якыннары,шагыйрьләр , язучылар, ижатын сөючеләр катнашты. Һәр чыгыш ясаучы бөек әдип белән бәйле булган якты хәтирәләре, истәлекләре белән ихлас уртаклашты. Чара барышында атказанган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдәге аерым казанышлары өчен Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы Гөлфинә Сәлимова һәм Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибагатуллин Суфиян Поварисов исемендәге район премиясе лауреаты Дипломына һәм акчалата бүләгенә лаек булды. Район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре оештырган конкурска йомгак ясалып, жиңүчеләр бүләкләнде. Суфиян Шәмсетдин улының яраткан жырлары, ижат иткән шигырьләре яңгырады. Район мәдәният йорты артистлары Суфиян Поварисовның “Авылымның алсу таңнары” спектакленнән өзек сәхнәләштереп күрсәтте. Каберенә тере чәчәкләр салынды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев