Предыдущая публикация
Олы сер...
Яратам дип һәркем әйтә ала,
Кыен түгел аны әйтүе...
Чынлап сөйгән сүзләр белән түгел
Гамәл белән "әйтә" сөюен!
Кадерли ул, хөрмәтли ул аны,
Авыр сүзләр әйтми ялгыш та!
Күзләреннән яшьләр таммасын дип
Салмый аны кайгы-сагышка!
Үзе өчен яшәми ул җирдә,
Уйламый һич үзе турында!
Чынлап сөйгән буш сүз сөйләп йөрми,
Ак чәчкәләр сибә юлына!
Яратканны йөрәк кенә аңлый,
Күңел генә сизә сөюне!
Бер калыпка салып булмый аны,
Олы сер ул ярны сөюе!
Сине ошатканны - син сөймисең,
Син яраткан - сөя башканы...
Шаулы язлар - күңел кузгалуы,
Галәм - көчле сөю ташкыны!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев