– Кайсы яктан? – диләр,
– Тәтешле, – дим.
– Караңгы як, имеш, – юлы юк,
– Ялгышасыз, анда гына таптым
Күңел яктыртырлык җылылык.
Күргәнегез юктыр – күккә ашкан
Гасырларга шаһит урманнар.
Чыршыларның хуш исенә чумып,
Урманнарда ялгыз кунган бар.
Кыргый эзләр буйлап йөргәнем бар,
Җиләк җене белән кулга-кул,
Шүрәлене очратмаммы диеп...
Әнкәй әйтә, бездә булган ул.
Һәрбер урман – бездә бер әкият,
Һәрбер чәчәк – шигырь юллары.
Әридә дә бар, ди, Су Анасы, –
Күргән тегермәнче уллары.
Атнабайлар, Саҗидәләр ягы –
Ата-бабам сөйгән, сөргән җир,
Иңнәремә ак канатлар куйган,
Күңелемә илһам өргән җир.
Ләйсән Кәшфи, 1986 ел
#ТатышлинскомуРайону90
#ЮбилейТатышлинскогоРайона
#ТәтешлеАлға
#90ЮбилейТатышлы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев