Анда түбәндәге мөһим сораулар һәм мәсьәләләр каралды:
✅ Башкортстан Хөкүмәте составын формалаштыру тәмамланган;
✅ Башкортстанда Владимир Путин белән туры элемтәгә кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшләп бетереләчәк. Хәзер Радий Хәбиров белән туры элемтәгә кергән мөрәҗәгатьләр буенча эш алып барыла;
✅ М-12 «Восток» трассасының яңа участогында инфраструктура үстереләчәк. Җәй көне М-12 автотрассасының 140 километрлы участогы буйлап хәрәкәт башланачак;
✅ Транспорт министрлыгына Уфада Пугачев урамына капиталь ремонт ясау эшләрен төгәлләргә һәм, Стәрлетамакны урап үтеп, Р-240 юлын дүрт полосага кадәр киңәйтергә кушылды;
✅ 2025 елда Башкортстанда СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең зур планы тормышка ашырылачак: сугышчыларның сәламәтлеген саклауга, аларны социализацияләүгә юнәлтелгән чаралар узачак, аларга гуманитар ярдәм күрсәтеләчәк, шулай ук алар иҗтимагый эшчәнлеккә һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп ителәчәк;
✅ Киләсе елдан башлап Башкортстанда күпфатирлы йортларның түбәләрен төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк. Соңгы өч елда республикада 202 йорт түбәсе ремонтланган;
✅ Башкортстанда «Спорт – яшәү нормасы» программасы буенча ГТОның 56 спорт мәйданчыгы урнаштырылган. Проект кысаларында шулай ук спорт объектлары төзелде: Уфада бассейн, ябык футбол манежы, Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексының 1нче этабы, ике ФОК сафка тапшырылды, спорт әзерлегенә 402,7 млн сум субсидия бирелде һәм спорт мәктәпләре өчен 20 микроавтобус сатып алынды;
✅ Уку елы башыннан республиканың 49 районында вариатив меню кертелде. Ул туклану операторлары белән берлектә эшләнгән һәм төбәк буенча "Роспотребнадзор" белән килештерелгән. Сайлап алу өчен өч ризык тәкъдим ителә, бу 15 төрле рацион булдырырга мөмкинлек бирә;
✅ Яңа ел каникулларында Башкортстанда алкоголь сатуга чикләүләр гамәлдә булачак. 3 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр кибетләрдә алкогольне 10-17 сәгатьләрдә генә сатып алып булачак;
✅ 27 декабрьдә Шакша күперенең барлык дүрт полосасы буенча техник режимда хәрәкәт ачылачак;
✅ Әлшәй районында моцарелла сыры җитештерә башладылар. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 405 млн сум тәшкил иткән;
✅ Узган атнадан Уфаның Кузнецов Затонында «Доктор в доме» проекты кысаларында ачылган яңа дәвалау учреждениесе эшли башлады;
✅ Башкортстанда 570 Яңа ел шәһәрчеге төзелгән. Аларның күбесе инде ачылган, әмма кайбер муниципалитетларда эшләр начар һава торышы аркасында тоткарланган;
✅ 28 декабрьдә ЦУРда Башкортстан Хөкүмәтенең йомгаклау оператив киңәшмәсе узачак.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев