Предыдущая публикация
Шау чәчәкле , матур күлмәк киеп,
Ак яулыклы , чал башкаен иеп
Әкрен генә кайтып килә Әнкәм,
Җыерчыклы йөзе бигерәк күркәм.
Аягында үзбәк галошлары,
Уйларында - моңы, сагышлары....
Ә юлдашы - кулындагы таяк,
Туктап ала , як ягына карап.
Шушы урам, шушы газиз урам,
Саклый гомеренең тарихын.
Шуңадырмы, әзерәк бара да ул,
Туктый, хәтерләпме барысын....
Чекерәеп карый тирә-якка,
Буш урам тын, исми җилләр дә.
Әкрен генә Әнкәм кайтып килә,
Тынычлык бир, Ходай, илләргә.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4