🤲🤲🤲❤️🙏
ГЫЙЛЕМ — ҖӘННӘТ АЧКЫЧЫ.
1) - Гарәп алфавитында ничә хәреф бар?
- 28
2) - Җир йөзендәге беренче кеше кем?
- Адәм
3) - Мөселманнар кайсы айда ураза тоталар?
- Рамазан
4) - Мөселманнар көнгә ничә тапкыр намаз укыйлар?
- 5 тапкыр
5) - Мөселманнарның соңгы пәйгамбәрнең исеме ничек?
- Мөхәммәд с.г.в.
6) - Мөселманнарның Китабы ничек атала?
- Коръән
7) - Ашар алдыннан нәрсә әйтергә кирәк? - Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим
8) - Намазга өндәү ничек атала?
- Азан
9) - Төчкергәч, мөселман нәрсә дип әйтә?
- Әл-хәмдүлилләһ
10) - Мөселман кешесе кайсы кулы белән ашарга тиеш?
- Уң кулы белән
11) - Ислам динендә мохтаҗ кешегә булышу ничек атала?
- Сәдака
12) - Бәйрәмнәрдә һәм җомга көннәрендә мөселманнар җәмәгать намазын кайда укыйлар?
- Мәчеттә
13) - Мөселманнар нинди ризык ашыйлар?
- Хәләл
14) - Пәйгамбәребез с.г.в.-нең әнисенең исеме нинди булган?
- Әминә
15) - Пәйгамбәребез с.г.в.-нең әтисенең исеме нинди булган?
- Габдулла
16) - Коръәни Кәримдә ничә сүрә бар?
- 114
17) - Ислам динен ир-атлардан кем беренче булып кабул итә?
- Әбү Бәкер сиддыйк
18) - Ислам динен балалардан кем беренче булып кабул итә?
- Гали ибн Әбү Талиб
19) - Ислам динен хатын-кызлардан кем беренче булып кабул итә?
- Хәдичә
20) - Аллаһы Тәгалә Илчесе с.г.в. һәр эш башында нәрсә дип әйтә торган булган?
- Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим
21) - Хәдис буенча кемгә су биргән өчен кеше җәннәткә эләгә?
- Эткә
22) - Кем беренче булып ураза тоткан?
- Адәм галәйһиссәләм
23) - Пәйгамбәребез с.г.в. ничә яшьтән намаз укый башларга кушкан?
- 7 яшьтән
24) - Кайсы Пәйгамбәр, Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән, терелә алмый торган авыруларны һәм үлгәннәрне терелткән?
- Гайсә пәйгамбәр
25) - Кәгъбәтуллаһны төзегән пәйгамбәрнең исеме ничек?
- Ибраһим галәйһиссәләм
26) - Ислам диненең беренче мәчетен атагыз?
- Куба мәчете
27) - Ислам диненең икенче мәчетен атагыз?
- Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчете
28) - «Фәтиха» сүрәсендә ничә аят бар?
- 7 аять
29) - Пәйгамбәребез хәдисе буенча “намаз ачкычы” булып нәрсә тора?
- Тәһәрәт
30) - Зәкят нәрсә ул?
Зәкят сүзе нәрсәне аңлата?
- Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге акча.
- Зәкят сүзе "пакълану", "чистарыну" дигәнне аңлата.
31) - Үз гомереңдә ничә тапкыр хаҗга барырга кирәк?
- Бер тапкыр булса да.
32) - Йоклар алдыннан нинди кыска сүрәләрне укырга кирәк?
- «Ихлас», «Фәляк», «Нәс»
33) - Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. нинди шәһәрдә күмелгән?
- Мәдинә шәһәрендә
34) - Хәләл һәм хәрәм нәрсәне аңлата?
- Хәләл – рөхсәт ителгән, хәрәм - тыелган нәрсә.
35) - Гөнаһ нәрсә ул?
- Аллаһы Тәгаләгә буйсынмау
36) - Тәһәрәт нәрсә ул?
- Чисталык
37) - Кем Адәм галәйһиссәләмгә сәҗдә кылырга теләмәгән?
- Иблис. Бу турыда Коръәндә әйтелгән ("Бәкара" сүрәсе, 34нче аять)
38) - Безнең мәзхәбебез нинди?
- Әбү Хәнифә мәзхәбе
39) - Хаҗ нәрсә ул?
Һәр кеше хаҗ кылырга тиешме?
- Хаҗ – Ислам дине нигезләренең берсе булган олуг бер гыйбадәт. Хаҗ ул — Мәккәи-Мөкәррәмәгә барып, шәригатьтә күрсәтелгән рәвештә билгеле бер гамәлләрне үтәү һәм Кәгъбәтулланы зиярат кылу була. Хаҗ бөтен гыйбадәтләрне үз эченә ала (җан, тән, мал гыйбадәтләре).
- Хаҗны мөмкинлеге булган кеше генә кылырга тиеш.
40) - Шайтан кем ул?
- Аллаһы Тәгалә юлыннан яздыручы
41) - Аллаһы Тәгалә Адәм белән Һаваны ни сәбәпле җәннәттән куган?
- Алар Аллаһның кушканын үтәмәгәннәр
42) - Кайчан тәүбә кылырга соң була?
- Үләр алдыннан
43) - Хәмер эчемлекләре булган табында мөселман кешесенә утырырга ярыймы?
- Юк, ярамый
44) - Мөселманнар бер-берсенә кем булалар?
- Мөселманнар бер-берсенә кардәшләр. Бу турыда Коръәндә әйтелгән ("Хөҗүрәт" сүрәсе, 10нчы аять).
45) - Мөселманнарны хурлаучы кеше кем була?
- Фасик
46) - Кыямәт нәрсә ул?
- Кыямәт ул - Аллаһ каршында кылган гамәлләребез өчен хисап бирү көне.
47) - “Рамазан” сүзе нәрсәне аңлата?
- Рамазан аена туры килгән эсселекне, кызуны
48) - Кыямәт көнендә кешегә биреләчәк беренче сорау?
- Көнгә биш вакыт намаз укыдыңмы?
49) - Мөхәммәд пәйгамбәр
с.г.в. күрсәткән өч билгеле могъҗизаны санагыз.
- 1) Коръәни Кәрим;
2) кешеләрне кул бармакларыннан су белән туендыра;
3) Йерусалимга сәфәр кыла (исра) һәм күккә күтәрелә (мигъраҗ)
50) - “Коръән” сүзе нәрсәне аңлата?
- Ике мәгънәсе бар:
1) Бертуктаусыз укыла торган китап;
2) Сүрә һәм аятләр, хәләл белән хәрәм кагыйдәләре җыентыгы.
51) - Җәннәттә кешеләр ничә яшьтә булачаклар?
- 33 яшьтә
52) - «Мәсжид» сүзе нәрсәне аңлата?
- «Мәсжид» сүзенең ике мәгънәсе бар:
1) сәҗдә кыла торган урын;
2) кешенең сәҗдә кылуда катнашкан әгъзалары.
Билгеле булганча, сәҗдә кылуда җиде әгъза катнаша.
Димәк, йөз, маңгай, борын, куллар, тезләр мәсҗид дип атала.
Бу турыда "Җен" сүрәсенең 18 аятендә әйтелгән.
53) - Ислам диненә билгеләмә бирегез.
- Ислам – Аллаһы Тәгаләнең хак дине буенча гамәл кылу дигәнне аңлата. Ислам сүзе гарәп теленнән буйсыну, бирелү рәвешендә тәрҗемә ителә
54) - Кемне иң беренче булып Әхмәд дип атаганнар?
- Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в.-не
(Әхмәд - "мактауга лаеклы")
55) - «Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим» дип беренче тапкыр кайсы пәйгамбәр әйткән?
- Сөләйман пәйгамбәр
56) - “Калькаля хәрефләрен” атагыз
- «Каф, Та, Бә, Җим, дәль»
57- «Сәҗдә-тилява» аятьләренә бетүче нинди сүрәләр бар?
- «Нәҗм», «Галяк», «Әграф».
58) - Пәйгамбәребез с.г.с.-нең балаларының кайсысы аңа йөреше белән һәм аскетлыгы белән охшый?
- Фатыйма
59) - Коръәни Кәримдә нинди фәрештәләр искә алына?
- Җәбраиль, Микаиль, Харут, Марут, Мәлик
60) - Нинди сүрәдә бер аять 31 тапкыр кабатлана?
- "әр-Рахмән" сүрәсендә
61) - Аллаһы Тәгалә турында гына тасвирлаган аятьне атагыз.
- Аятел көрси
62) - “Фәтиха" сүрәсе: Әл-хәмдү лилләәһи раббиль гәәләмиин» дип башлана. Тагын нинди сүрә шулай ук башлана?
- "Саффат" сүрәсе
63) - Намаз вакытларын атау өчен нинди сүрә исемнәре кулланыла?
- «Фәҗр» һәм «Гаср» сүрәләре
64) - Нинди сүрә “Коръәннең яртысы” дип атала?
- «Әз-Зәлзәлә» сүрәсе
65) - Укол кадау уразаны бозамы?
- Юк
66) - Ләә иләәһә илләЛлааһ Мөхәммәдәр-расүүлүллааһ сүзләре нәрсәне аңлата?
- Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы Илаһи зат һич юк. Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчесе.
67) - Җәннәт кемнәрнең аяк астында?
- Әниләрнең аек астында (хәдис)
68) - Мөселман кешесе куркак була аламы?
- Әйе, ләкин ялганчы була алмый (хәдис)
69) - Өстәмә намазларны көнгә ничә тапкыр кылырга ярый?
- Теләсә ничә тапкыр кылырга була
70) - Бер үк вакытта әниең дә, әтиең дә чакырса, кем янына беренче булып барырга кирәк?
- Әниең янына
71) - Мөселман кешесе ялганлый аламы?
- Юк, ул һәрвакыт дөресен генә сөйләргә тиеш
72) - Башка кешеләргә булышкан өчен савап язылачакмы?
- Әйе, игелекле гамәл сәдака булып исәпләнә.
73) - Намаз вакытында кычкырып көлсәң, нәрсә була?
- Намаз һәм тәһәрәт бозыла.
74) - Тәһәрәттә ничә фарыз бар?
- Тәһәрәттә дүрт фарыз бар:
1) бер мәртәбә йөзне юу;
2) бер мәртәбә терсәкләргә кадәр ике кулны юу;
3) бер мәртәбә башның чирегенә мәсих кылу;
4) бер мәртәбә тубыкларга кадәр ике аякны юу.
75) - Ислам динендә азанның урыны нинди?
- Азан әйтү - сөннәт гамәл
76) - Нинди вакытларда намаз укырга ярамый?
- Таң атканда, кояш баеганда һәм зенит вакытында.
77) - Авыру кеше намазны ничек кыла?
- Ничек кыла ала, шулай кыла
78) - Беренче пәйгамбәрнең исемен атагыз?
- Адәм галәйһиссәләм
79) - Нинди очракларда тәһәрәт алу мәҗбүри?
- Намаз уку өчен, таваф өчен һәм Коръәни Кәримне кулга алыр алдыннан.
80) - Азанны тәһәрәтсез әйтергә ярыймы?
- Ярый
81) - Мәчеткә барыр алдыннан ни сәбәпле суган һәм сарымсак ашарга ярамый?
- Авыздан килүче ис башка кешеләргә комачаулый.
82) - Аллаһы Тәгаләдән гөнаһыңны яшерергә буламы?
- Юк. Аллаһы Тәгалә барысын да белә һәм күрә.
83) - Кешеләрдән мөселманнар кемне күбрәк яраталар?
- Мөхәммәд пәйгамбәрне с.г.в.
84) - Адәмнән соң Аллаһы Тәгалә кемне яралткан?
- Һава анабызны
85) - Адәм белән Һава башта кайда яшәгәннәр?
- Җәннәттә
86) - Иблис (баш шайтан) нәрсә белән шөгыльләнә?
- Ул кешеләрнең дошманы. Ул аларны ислам юлыннан яздырырга тырыша, начар гамәлләр кылырга котырта.
87) - Мөхәммәд с.г.в. пәйгамбәр нинди телдә сөйләшкән?
- Ул гарәп булган һәм гарәп телендә сөйләшкән.
88) - Аллаһы Тәгалә каршында кайсы мөселман яхшырак: гарәп, татар әллә урысмы?
- Аллаһы Тәгалә каршында барлык мөселманнар да бертигез. Алар бары тик гыйбадәт кылуда, изгелектә генә бер-берсе алдында өстен була алалар.
89) - Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә с.г.в. Коръәни Кәримне кем аркылы иңдергән?
- Җәбраиль фәрештә аркылы
90) - Фәрештәләр нәрсәдән яратылганнар?
- Нурдан
91) - Аллаһы Тәгаләнең ничә исеме билгеле?
- 99 исеме билгеле.
92) - Гыйдел Әдха (Корбан) бәйрәме нәрсәгә багышланган?
- Ибраһим пәйгамбәр үрнәге буенча Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүгә багышланган. Бу изге көнне мөселманнар гает намазын укыйлар һәм корбаннарын чалалар.
93) - Мөселманнар кайсы тарафка карап намаз кылалар?
- Мәккәдә урнашкан Кәгъбәтуллаһ юнәлешендә
94) - Ураза вакытында авырып киткән һәм ураза тота алмаган мөселманга нәрсә эшләргә?
- Терелгәч, төшеп калган ураза көннәрен тулыландырырга.
95) - Онытылып, ашый башласаң, ураза бозыламы?
-Юк, бозылмый.
96) - Коръәни Кәрим нинди айда иңдерелә башлаган?
- Рамазан аенда, изге кадәр кичәсендә.
97) - Нинди сүрә аятьләре беренче булып иңдерелгән?
-"Галяк" сүрәсенең беренче биш аяте
98) - Аллаһы Тәгалә Коръәндә Мәккәне ничек атый?
- Бекка
99) - Пәйгамбәрләргә булышкан хайваннарны атагыз.
- Удод су табарга булышкан,
кырмыска гаскәрләрнең юнәлешен алыштырган,
кит пәйгамбәрне коткарган,
үрмәкүч мәгарәгә керү урынын пәрәвез белән каплый,
дөя бер халыкны сөт белән тукландыра
#динһәмәхлак#һәммәбезбелергәтиеш
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3