Ермак.
Менә җәмәгать кай вакыт шундый гади гына булган нәрсәләр турында уйланган вакытта, төптәнерәк уйласаң( ә бу безнең яшьтә бик еш була)-аның гади гына булмыйча, бик тирән мәгънәдә булуы ачыклана.Элек яшерәк чакта ни эшләп аның чын мәгънәсе турында уйланылмагандыр. Менә бүген дә хатын ермак ерырга кушкан иде.шул ермакта кайнаша –кайнаша әллә нинди тирән философик уйларга кереп кителгән.Әгәр хатын колагыма :-«Җитәр инде!Ермакны тирәнәйтеп, эштән чыгарып бетергәнсең бит!»-диеп кычкырмаса, белмим уйларга бирелеп, әле дә шул ермак өстендә эшләп яткан булыр идем мөгаен.
Менә җәмәгать кайсыбызны гына алма-яшьме ул, картмы, чынлыкта бар гомеребез шул ермак өстендә эшләп, аны ерып, чистартып, тазартып үтә бит.Ул бигерәк тә яз көннәрендә, урыс әйтмешли как йомычка өстенә йомычка менәр чак җитә, хатыннар котыра башлый: -«Давай ятма йоклап,Давай ермагыңны ер! Нәстә синең өчен күршең кереп ерырга тиешме әллә.Раз мужик икәнсең, давай хезмәтеңне башкар!»
Ул яшерәк чакта андый эшкә атлыгып торасың.Ну вәт олыгайгач авырсына башлыйсың.Аның бит әле хазергесе халыкта оят дигән нәрсәсе дә бетте,Кайсысы карап кына тора-ермагыңа салкын караганыңны сизсә, момент килеп ермагыңны ерып китә.Имеш синең ермакны чистартмый торып, аныкы агып бетми.Күрше бит инде Как будто минем өйне сикереп уза алмый.Тол хатын Сания ермагы чынлыкта аның өстендә бит индеӘгәр эчең поша икән, бар да шул ермакка ябыш.ЮК! Сания имеш өстә ята, ә аңа аста яткан ермак кирәк.
Менә шулай гомерләр үтә инде Башлап ермакта бала чага булып уйныйсың.Кәгазьдән көймә ясап агызасың Ул әлбәттә начар нәрсә түгел.Аналары малайларны әрләсәләр дә: «Шул ермакта нәстә табалар дыр- шунда уйнап бетен ыштанын буяп бетерә Күтенә хәтле юүешләнгән!»-диеп.Чынлыкта бит малай чын ир-ат булырга хәзерләнә.Башлап кәгазьдән көймә ясап уйнаса, соңырак егет булгач, чын көймәдә инде уйнамый ә хезмәт итә.Анда инде көймәнең дә бала-чага йөзә торганында түгел, зурысында йөзә башлый.Андый зур корабларга пушкаларның да иң дәүләрен , зур калибырлыларын куялар бит Значит ни кадәрле карабы зур булса, анарга шул кадәрле зур калибырлы пушка кирәк була.Егетләрнең барысы да димим, әмма кай –берләре су асты көймәсендә дә хезмәтен куярга туры килә.Берәү сөйләгән иде, дөресме , юкмы -ярты ел буена бер чыкмыйча аста яткан икән.Вәт ятып кара Без 10-15 минутка да түзмибез.Тизерәк өскә чыгып ятасы килә башлый.
Шуңа да көймә ясап уйнаучы балаларны әрләргә кирәк түгел, әллә кая, әллә кемгә эләгә хезмәткә.Хәзердән үк өйрәнә торсын.
Хәзер заман дөнъя болганып бетте.Халык динсез, оят качты.Инде олыгаеп беткән халыклар да бигерәк тә яз көннәре кеше ермагына агызырга карый.Бу бигерәк тә өстә ятучылар.Ярар инде ул үз рәтеңдәге кеше (уңдагысы) , өстә яткач- агыза да агыза инде.Аның бит әле сулдан керүчесе дә хәзер байтак Ходай биргән үз ермагына агызып ятасы урынга, юк сулга керә.Шулай итеп бер ермакка өстән дә, астанда, уңнан да сулдан да тутыралар Шул сәбәпле ермак тиз тула, киңәя, эррозияләр барлыкка килә.Моны инде ремонтлап кына бетереп булмаслык дәрәҗәгә китереп җиткерәләр дә, аннары :»Ни эшләргә ?»- диеп баш кашып утыралар.Агызырга суы җыела, ә ермак эштән чыккан.
Авыл советыда зур юлны халык ермасын өчен саклар өчен һәр елны кисәтү ясый -Олы юлны ермагыз!Штраф-диеп куркытып та карый.Кая сиңа.һәр елны бәләкәй үз ермаклары гына җитми, олы юлны да ера башлыйлар.Хәтта кай бер оятсызлары шуңа барып җитә ки үзенең кече ермагын шул зур ермак белән тоташтырап ермак та ера бит әле.Оятсызлык инде.Аннары таптап йөреп кара син олы юлдан Трактор белән таптасаң гына инде.
Ә бит ул ермак чынлыкта дөнъяда халык үрчемен арттыру өчен Аллаһ тарафыннан бирелгән.Менә син хатыныңны яз белән бакчага алып чыгып, бакчасын эшкәртмә ле.Үрчерсеңме икән Йә булмаса хатыныңның җир паен эшкәртми, чәчми калдыр .Чәчмәгәч, эшкәртмәгәч бер нинди дә артым да, үрчем дә көтмә.
Хәзер дөрес, бабайлар заманындагы кебек хатыннар паен эшкәртү, бары кул хезмәтенә генә кайтып калмый.Башлап аны төрле техник средстволар белән эшкәртәләр, йомшарталар Аннары чәчәләр Бу способны күбесенчә ирсез хатыннар башкара инде.Ну ирләре булганнар рәхаттә инде. Мин үзем хатынның җир паен йомшартканда башлап кул белән эшкәртәм, йомшартам Бармаклар белән бөтен җирен капшап чыгам.Шунсыз рәтле путьле артым кетмә.Аннан моннан гына эшкәртеп, кыры җиргә орлык бәреп кенә эш чыкмый җәмәгать.Ермакны орлык чәчер өчен язганымча әйбәтләп башлап кул белән эшкәртергә.Орлыкны да ермакның дымын чыгаргач кына чәчергә.Хатын кыз пае ул бик нәзәкатьле нәстә Раз яхшылап язын бер чәчтең икән, и бетте түгел.Ике көннең бере ермагыңны матиклап, чистартып торырга кирәк Орлык яхшы үссен өчен аңа һава күп кирәк һәм иң беренче дым булуы шарт Ермакны һәр даим чылатып тырырга онытмагыз Бу еруча җәй айларында җылыга тиенә бит инде мужик халкы Шуңа да мондый вакытта нервенчать итмәгез, әгәр хатыныгыз ермакта маташканда килеп:-Тегеләй казы, болай казы, болай өй,аскарак, өскәрәк-диеп өйрәтеп тора икән, аңа ул күренәрәк төшә.Чөнки ул эшләми бит, мужик эшли.Ә мужик эшкә кереп чумып,бар дөнъясын онытып, артыгын кыланып ташларга да мөмкин.Шуңа аңа ачуланмагыз.А ту тавышка китеп, обед вакытында бирә торган беккәнен бөтенләй бирмәскә дә мөмкин.
Ну тол хатыннарны җәмәгать әлбәттә онытып бетерергә ярамас Мөмкин кадәрле аларны канәгать итәргә, бу эштә ярдәмегездән ташламаска кирәк.Китап та: тол хатынны шатландырган ир-ат җәннәтле булмый калмас -ди бит. Менә дөнъя шулай итә ул.Барлык ир-ат халкы да бер ермак буйлап йөри бит.Шуңа бар эше дә ермакта инде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5