Картайтылды малай.Карунавирус та полный мозганы эшерде.Баш миенең бер генә сырыда ул тигезләмәгән, утүкләмәгән җире калмагандыр.Телевизорны карый гына башлыйм әпититлап-мә сиңа карун вәрисен кара.Купме кеше Рәсәйдә улгән, купмесе терелгән.Инде матурырак кызлар карыйм әле(Мин особенно ялангачларын карарга яратам-әби курмәгәндә) диеп Кампютьерга керсәм, мә сиңа опять Карун вәрисе утыра, бәбәген чекерәйтеп.Бар настроение тешә, үләсе килә башлый.Аз гына шунда кызлар карап, терелеп китәрмен диеп кеше керә бит инде анда.Ачуың була- дару, укол һб- Барысы да каруннан.Инде барына текереп йокы бүлмәсенә кереп утырып телефонны кулга алам, васап аша туганнарның хәлен, дусларның хәлен белим янәсе.Белерсең пычагым-фәлән классташ каруннан улеп киткән, фәлән туганың карун белән больниста ята.
Бердән- бер каруннан саклану чарасы кала-йоклау.Көн йоклыйм, төн йоклыйм. Ятып йокларга арысам утырып йоклыйм.Куршегә шалтыратам-ул бу юкмы янәсе.Ул йоклаган була- алмый Курәсен барча кеше вакытны йоклап уздыра инде.Урамга чыгарга куркыта-60 узганнар в зоне риска диләр.Курка –курка гына 3 көнгә бер кибеткә ипигә чыга идек.Тукта мин әйтәм ,лучше узебез пешерик-карун яреп кайтмасын.Инде узебез пешерәбез дә, бәрәнге белән шуны тутырып йоклап ятабыз.
Хәль совсем бетте малай-совсем.Мин әйтәм тагын зиярәткә барып кайтыйм әле.Үлсәм урыным кай тирәдә булыр.Ул бит әле начар-дин тотмаган кеше янәшәсендә каберең булса, аның дуслары исерек башлар җыелып килеп:”Бу бит әле фәлән кеше кабере.Да аныкы. ОООО без аның белән кибет буендааа! Купме ак башны бушаттык Яхшы дус иде ул.Искә тешереп әйдә әле 100 грам салып куйик “-дисә, минем өскә карап:” Кара әле! Бу бит Фәрхать әзи кабере.Беткән икән.Шул кирәк анарга, бездән аракы эчәләр диеп куп көлеп такмак җырлап яткан иде.Ну хазер тегендә җырлый алмыйдыр инде “- диеп текереп тә куйсалар?
Шуңа да каберең яхшы, динле кеше кырында булса, узып барган мөселман халкы аңа Җәннәт теләп дога кылганда, минем дә каберне куреп: “Кара әле! Бу бит Фәрхать әзи кабере. Бу да бит 25 ел Мәчетә намаз укырга йөреде-мөселман кеше.Аның рухын да шатландырыйк әле”-диеп дога кылып куюлары бар бит.
Шул әбигә сиздерми генә киендем дә киттем зиярәткә, үземә кабер урынын карарга.Барсам зиярәткә кереп булмый-2 метр кар.Шул борылып чыктым хазер.Халь чәпчим дә бетте. Карыйм зиярәттән узып ,бакча башына техника җыелган, кешеләр ни дер сөйләшә.Бик странно мин әйтәм, кыш уртасы басуда ни кайный бу халык.Әллә мәет фәлән бармы икән.Киттем.Барып исәнләштем.Карун яремәсен өчен ерагырак басып: “Егетләр! Мәет фәлән юктыр бит?”-димен
-Бар бит абый! Син ишетмәдең что ли ? Эч мәет бар-аны җирләдек, менә тагын берсе чиратта.Шуны җирләргә килгән идек –диләр.
Мин уйлыйм: Бик тә странно, Юлсыз ничек кереп кумгәннәр икән-димен.
-Кумгән эзегез куренми егетләр.Кайчан кумдегез мин әйтәм.
-Ә без аны монда кар белән генә кумдек бит- диеп җирдә аунап яткан шешәгә күрсәтәләр, авыз ерып. Шуннан соң гына эчкә җылы керде-шаяртуларын аңладым.
-Фәрхать абый кил якынырак.Нәрсә кайгыртып йөрисен.-диләр
Мин әйтәм:Егетләр шулай-шулай үземә зиярәт карарга килгән идем, кереп булмый икән-димен
Шуннан Рафаэл әйтә: Абый юк белән баш катырып йөремә әле.Теге килүеңдә ук әйтем ич сиңа-СИиңа иртә әле- диеп.Потаму что син кочмаган тагын азырак тыл хатыннар калган авылда.Вәт шуларны да карап чыксаң, аннары иркенләп, тыныч кунел белән китерсен- диеп шаярта бит кахәр.
-Менә кил әле, азырак үзеңне лечить итик. Син бит аппатия белән авырап киткән-диеп ярты стакан салып миңа суза.
-Мин әйтәм: “Что сез егетләр! Мин олы кеше ич.Моны эчсәм вообчемда кайта алмам. Юк –димен
Малай минем шайтан чәчерәп тырды да: Әй пешмәгән нәстә! Ярар а ту-син эчмәсән , үзем эчәм”- диеп ярты стаканны эчеп тә куйды. “Аңгыра- ди миңа-ул бит нахаляву барысыда эчә.Ул бит нахаляву тәмнерәк була ,үзен алып эчкәнгә караганда –ди.
Малай что то каннар уянып киткән кебек булды Карасам Рафай тагын ярты стакан салып миңа тертә бит:
-”Мә ле лечися ит “-ди.
Ну бу юлы инде үзем кыстатып тормадым ,алдым да каплап та куйдым.Аның арты тагын ярты стакан чәпәдем.Шайтаным чепи-чепи кузен тик йомгалап тора.Соңырак әйтә:” Ярый мин киттем ди Мин үз эшемне үтәдем- карт мөселманны юлдан яздырдым “ди. Малай күңел рәхатләнеп китте, яшиселәр килә.Кукерәкләр кирелеп, гәүдәләр тураеп китте .Мин әйтәм :”Егетләр әллә бер җырлыйммы икән димен. Бигерәк дөнъялар матур бит” димен.
Рафай әйтә: “Абый зинһар җырлый курмә.Алай болай халык Зиярәт буенда җырлап йөрегәнеңне курсә ычкынган икән дияр.Вәт абый аңладынмы инде-йөремә узеңә кабер урыны эзләп зыярәт буенда.Йересәң куберәк кибет артында йере.Ул яшәү кече-импулсь бирә”-ди.
-Только чур! Бу турыда башкалар сорасалар: “ Кайдан белдең”- диеп, Рафай әйтте димә- үзем белдем диген.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев