Көлмим.
1960 еллар. Җәйге каникул .Балалар болында елга буенда су керә.Ул вакытта кибет артында эчкече мужикларның без бала- чаганы төзеп бастырып:”Кем беренче икенче кибет буеннан йөгереп беренче килсә-бер кәнфит “-диеп, балалар узыштырып , кызык таба тырган вакыты.Йэ булмаса ике кильки балыгына.(Закускадан калган).Кыскасы юк вакыт.
Вәт су кереп бетереп, ыштаннарны киеп, өйгә кайтып яшел суган белән ипи ашап алырга вакыт диеп тырганда, бездән зур малайлар куренде.Бу малайлар бездән 5-6 яшькә зур булсалар да, без кечкенәләр белән араны эзмиләр-тәмле- темлең кулында булганнарның, ул азыгын терлечә хәйләләп ала торган иделәр.Аларның иң атаманы Марат әзи иде.Ул ялт –йолт каранып алды да, безнең кулда ашарлык нәрсә булмаганын куреп, кесәсеннән конфит чыгарып , безгә курсәтә-курсәтә, авызын чәпелдәтеп шуны суыра башлады.Малайлар аның рәхәтләнеп, күзен йома -йома кәнфит суырганын күзәтә.Бу исе китмәгән кыяфәт белән генә:
-Әй Гусәй! Кәнфит суырасын киләме?
-Үлеп.
-Давай болай эшлибез-Мин синең кесәңә сиям.Көлмим.Әгәр көлсәм-конфит сиңа.Көлмәсәм юк.
Гусәй моңа риза булды. Марат әзи янында басып тырган зур малайлар шым булып кузәтеп тыралар. Марат әзи Гусәйнең кесәсенә сия башлагач, зур малайлар дәррәү килеп көлешә башлады. Марат әзи дә түзә алмыйча көлеп җибәрде.
Марат әзинең авыз еруына гаҗәеп тә шатланган Гусәй:
-Ура!Көлдең! Көлдең!- диеп шатланып сикергәләнә.
Марат әзә кесәсеннән икенче конфит чыгарып Гусәйгә бирде.
-Гусәй! Кара аны! Әтиеңә әйтсәң колак тебеңне чиләк төбе ясап кагачакмын.
Гусәй конфетны сүтеп авызына тыкты да, кулмәк, штаннарын салмый суга сикерде.Юыла ул.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев