Барсыда нияттән тора.
Габдулла бабай белән ураза аенда авыз ачу мәҗелесенә йөрибез.Бер ай буена ифтар мәҗелесе чират буенча алдан язылып үткәрелә.Кыш көне әлбәттә көн кыска булу сәбәпле, ураза тотып ябыгасы урынга, байтак кына корсак та үстерәбез-һәр көн майлы бәлеш, ит ашап.
Габдулла бабай белән, ифтар мәҗелесеннән соң, мәчеткә кайтып барабыз –тәрравих намазы укырга.Шуннан мин Габдулла бабайга шундый сорау бирдем:
-Габдулла бабай! Син миңа шуны аңлат әле! Менә син уразаны тулысы белән тота алмыйм дисең,Ә үзең һәр көн авыз ачу мәҗелесенә йөрисең Ул соң гөнаһы булмыймы.
-Нинди гөнаһы булсын инде энем.Ураза сәваб өчен тотыла бит.Син минем турыда шулай уйлап йөрисең икән.Менә болай бит ул энем.Әгәр мөселманның исәнлеге юк икән, Аллаһы Тәгалә аңа уразасын тотмаска-ә тотмаган уразалары өчен мохтаҗларга садакасын түләргә куша.Мин уйладым-уйладым да-нигә мин әйтәм ураза сәвабын киметергә ,аны тотмый.Мин көнгә 10 тапкыр уразага кереп, 10 тапкыр авыз ачам Димәк минем ураза сәвабым, көненә бер генә тапкыр ураза тоткан кешенекеннән 10 тапкыр күберәк була ич. Менә шуңа күрә соңгы уразамны , кешегә барып ифтар мәҗелесендә ачамын.Ул бит энем бар нәрсә дә нияткә карый.Ният кешене тамуглы да, җәнәтле дә итә.Ниятең дөрес булсын.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1