Мәскәү кунагы.
Күрше Сания апа бик картаеп кына ,Мәскәүгә хатыны үлгән бер иргә кияүгә чыкты.Шуннан соң җәй айларында берәр айга, ире белән кунакка кайта торган булды,төп йортта яшәүче энесенә.Кич белән без бала-чага, әни , әбиләр көтү кайтканны көтеп урамга чыгып утыра торган идек.Шундый көннәрнең берендә безнең янга Сания апа да килеп утырып, олылар белән сүз куертырга тотынды. Аның шундый сүзләре истә калган:
-ИИИИ күршем, Фатыма астай. Син белмисең генә.Мәскәүдә бит ул бер –нинди дә эш юк.Хәтта сыер савырга да кирәкми.Сөтне кибеткә барасың да аласың.Анда без,бар халык -матур киенеп, кәч-кәч басып, пыртуарлардан гына йөрибез бит Туда-сюда, туда –сюда! Әбсәлүтне бер эш тә юк Аннары халык хәтта өйләрендә ашаргада пешерми. Рестувараннарда гына ашап йөрибез.
-Ул соң алай эшсез халыкка көн уздыру авыр булмыймы соң Сания күрше!
-Юк инде.Безнең өйне күрсәң, исең китәр.Таштан, бөек.Озынлыгы бер чакырым бар дыр.Менә эшсез күңелсез булса, ирем белән шул өйнең тирә ягын себерке белән себереп керәбез Кыш көнендә өй тирәсенә юл ясыйбыз кардан әрчем.Өй тирәсен чистартмый кешедән көлдереп булмый бит инде.
Әбиләр исләре китеп , таң калып Сания апаны тыңлыйлар.Хәзер генә олыгайгач аңладым-Сания апа ире белән Мәскәүдә дворник булып эшләгән икән. Әмма авыл әбиләренә ,шулай байтак еллар аңламаслык хыялый дөнъясын сөйләп китә иде мәрхүмә Урыны җәннәттә булсын.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3