Бу чарага бихисап искезеленайлылар, райондашларыбыз, чит төбәкләрдән кунаклар килгән иде.
Әлеге паркны сафка бастыру турында бу авылда яшәүчеләр күптән хыялланган иде инде. Ниһаять, ул халыкның тырышлыгы нәтиҗәсендә чынбарлыкта тормышка ашты.
Бу паркны төзү кирәклеге инициативасы белән аларның авылдашлары Ринат Рәҗәпович Зубаиров чыккан иде. Ул Радищево эшчеләр поселогында гомер итсә дә, үзенең туган авылы белән нык элемтәдә тора һәм шундый эшләрне алып баруда актив катнаша.
Әлеге парк хәзерге заман таләпләренә туры китереп ясалган. Анда 50дән артык алмагач, бихисап нарат утыртылган. Биредә шулай ук ял итү өчен урындыклар урнаштырылган һәм яктырткычлар эленгән. Аның уртасына тротуар салынган һәм үсентеләрне кояр өчен су тутырган мичкәләр урнаштырылган.
Иске Зеленай авылында “Җиңү паркы”н ачу турында төп материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе санында укый аласыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев